Acts 9:21 — Compare Translations
4 translations compared side by side
Tatar (Изге Язма)
Аның сүзләрен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алып мөрәҗәгать итүчеләрне юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру өчен килмәдеме икән? – диде.
Tatar 2001 Bible - Инҗил
Анынъ соьйлаьгаьнен ишеткаьн бар кеше, хаьйран калып: Иерусалимда шул Кешегаь табынучыларны юкка чыгарырга тырышкан кеше туьгелме сонъ бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру оьчен килмаьдеме икаьн? - диделаьр.
Tatar 2025 (Инҗил)
Аның сүзләрен ишеткән бар кеше хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алучыларны эзәрлекләгән адәм түгелме соң бу? Бирегә ул аларны кулга алыр һәм баш руханиларга тапшырыр өчен килмәдеме икән? – диде.
Tatar Crimean 2016 Bible - Къырымтатарджа [Crimean Tatar] (Мукъаддес Китап)
Оны эшиткенлер шашып: — Ерусалимде шу Адгъа инанып чагъыргъанларны къырып ташлай эди. Бу ерде де оларны якъалап, баш руханийлерге алып бармакъ ичюн, мында кельмедими? — дей эдилер.