bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 John 1
2 John 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
1
Иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән – Аллаһы тарафыннан сайланган ханымга һәм аның балаларына сәлам! Мин сезне ихлас күңелдән яратам. Мин генә түгел, хакыйкатьне танып белүчеләрнең һәммәсе сезне ярата;
2
чөнки әлеге хакыйкать бездә яши һәм ул мәңге безнең белән булачак.
3
Атабыз Аллаһыдан һәм Атаның Углы Гайсә Мәсихтән килгән мәрхәмәт, шәфкать, иминлек, хакыйкать һәм мәхәббәт юлдашыбыз булсын!
4
Кайбер балаларыңның күктәге Атабыздан кабул ителгән әмер буенча хакыйкатьтә йөрүләрен белеп бик сөендем.
5
Ә хәзер, ханым, мин сиңа ниндидер яңа әмер түгел, ә бәлки без баштан ук кабул иткән әмерне язам һәм синнән шуны үтенәм: бер-беребезне яратып яшик.
6
Мәхәббәт – Аллаһы әмерләрен үтәп яшәү ул. Сез баштан ук ишеткән әмер әнә шул, һәм сез шуның буенча яшәргә тиеш.
7
Гайсә Мәсихнең инсан бәдәнендә килүен инкяр итүче байтак ялганчылар дөньяга чыкты. Алар – ялганчылар һәм Мәсих дошманнары.
8
Куйган хезмәтебез заяга китмәсен, шул хезмәтнең әҗерен тулысы белән алыр өчен үзегезгә игътибарлы булыгыз.
9
Мәсих тәгълиматы буенча яшәмәгән, Аның юлыннан ераклашкан кешенең күңелендә Аллаһы юк; Аның өйрәткәннәре буенча яшәүченең күңелендә исә Ата да, Угыл да бар.
10
Әгәр берәү сезгә шушы тәгълимат белән түгел, башка бер тәгълимат белән килсә, аны өегездә кабул итмәгез һәм сәламләмәгез,
11
чөнки мондый кешегә сәлам бирүче үзе дә тегенең явыз эшләренә кушылып киткән булып чыга.
12
Сезгә язасы сүзләрем күп, әмма кәгазь белән язу карасына мөрәҗәгать итәргә теләмим – куанычыбыз тулы булсын өчен, яныгызга барып, сезнең үзегез белән сөйләшергә өметләнәм.
13
Аллаһы тарафыннан сайланган имандаш кыз туганыңның балалары сиңа сәламнәрен юллый.
Jump to:
Chapter 1
All chapters:
1