bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
3 John 1
3 John 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
1
Иман итүчеләр бердәмлеге өлкәненнән – чын күңелдән яраткан кадерле Гәйгә сәлам!
2
Газиз дустым, җаның иминлектә булган кебек, һәр яктан имин һәм сау-сәламәт булуың өчен дога кылам.
3
Имандашларыбыз, килеп, синең хакыйкатькә тугрылыгың, ягъни хак юлда йөрүең хакында сөйләп бирделәр – мин моңа бик куандым.
4
Миңа балаларымның хакыйкать юлында йөрүләре турында ишетүдән дә зуррак шатлык юктыр.
5
Газиз дустым, имандашларың хакында, хәтта сиңа таныш булмаганнары хакында да кайгыртуың синең тугрылыгыңны күрсәтә.
6
Синең мәхәббәтең турында алар иман итүчеләр бердәмлеге алдында шаһитлык бирде. Син аларга Аллаһы риза булырлык итеп сәфәрләрен дәвам итәргә булышсаң иде.
7
Алар, мәҗүси халыклардан һичбер ярдәм кабул итмичә, Мәсих исеме хакына юлга чыктылар бит.
8
Димәк, хакыйкать хакына бергә эшли алуыбыз өчен андый кешеләргә без ярдәм итәргә тиеш.
9
Мин имандашлар бердәмлегенә кайбер нәрсәләр турында язган идем, әмма алар арасында өстенлек итәргә яраткан Диотрефис безне игътибарга алмый.
10
Әгәр яныгызга килсәм, аның кылган эшләре турында сөйләрмен. Ул безнең хакта яман сүзләр таратып кына калмый, хәтта имандашларны кабул итми, кабул итәргә теләүчеләргә комачаулый һәм бердәмлектән куып җибәрә.
11
Газиз дустым! Яманлыктан үрнәк алма, яхшылыктан үрнәк ал. Яхшылык эшләүчеләр – Аллаһыдандыр, явызлык эшләүче исә Аллаһыны белми.
12
Димитер хакында барысы да яхшы сүзләр генә сөйли, хакыйкать үзе дә аның ягында. Без дә шул сүзләргә кушылабыз; безнең шаһитлыгыбыз хак икәнне сез беләсез.
13
Язарга теләгән сүзләрем күп, әмма язу карасы белән каләмгә мөрәҗәгать итәргә теләмим;
14
тиздән синең белән күрешергә һәм күзгә-күз карап сөйләшергә өметләнәм.
15
Сиңа иминлек телим. Дуслар сиңа сәламнәрен юллый. Дусларыбызның һәркайсына аерым сәлам әйт.
Jump to:
Chapter 1
All chapters:
1