bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Philemon 1
Philemon 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
1
Гайсә Мәсих хакына зинданда утыручы Паулдан һәм имандашыгыз Тимутәйдән кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук синең йортыңда җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә, имандашыбыз Апфия ханымга һәм көрәштәшебез Архипка сәлам!
3
Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
4
Филимун, догаларымда сине искә алганда һәрвакыт Аллама рәхмәтләр укыйм,
5
чөнки Хакимебез Гайсәгә иманың һәм изгеләргә карата мәхәббәтең турында һаман ишетеп торам.
6
Безнең уртак иманыбыз Мәсих биргән барлык игелекне сиңа тулырак аңларга ярдәм итсен дип дога кылам.
7
Имандашым, синең шушы мәхәббәтеңдә мин олы шатлык һәм зур юаныч табам, чөнки иман итүчеләрнең күңелләре синең ярдәмең белән тынычлыкка иреште.
8
Шуңа күрә, Мәсих исеме хакына синнән таләп итәргә хакым булса да,
9
мин, Паул – Гайсә Мәсихнең илчесе һәм Аңа иман итүем өчен хәзер зинданда утыручы тоткын – сине якын күргәнгә, үтенеч белән мөрәҗәгать итүне кулайрак табам:
10
зинданда утырган чагымда углыма әйләнгән Онисимга игелек күрсәтсәң иде.
11
Кайчандыр ул синең өчен файдасыз иде, хәзер исә синең өчен дә, минем өчен дә файдалыдыр.
12
Йөрәгемнән өзеп, аны кире синең янга җибәрәм.
13
Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда утырган вакытымда ул миңа ярдәм итәр иде.
14
Әмма синең ризалыктан башка бернәрсә дә эшлисем килмәде: игелек кылуың ирексездән түгел, ихтыяри булсын иде.
15
Бәлки, синең янда бөтенләйгә калыр өчен ул вакытлыча аерылып торгандыр?
16
Ләкин ул хәзер кол кебек түгел, колга караганда өстенрәк хәлдә – кадерле имандашың кебек калыр. Мин аны бик яратам, әмма кеше буларак та, мәсихче буларак та синең өчен ул тагын да кадерлерәк булыр.
17
Шулай булгач, әгәр мине дус күрсәң, мине кабул иткәндәй, аны да якты чырай белән каршы ал.
18
Әгәр ул сине нәрсә беләндер рәнҗеткән яисә сиңа бурычлы булса, аның бурычын минеке дип сана.
19
Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиңа үзем түләячәкмен. Ә инде үзеңнең дә миңа бурычлы булуыңны әйтеп тә тормыйм: син миңа гомерең белән бурычлы.
20
Әйе, имандашым, Хакимебез хакына миңа яхшылык кыл, Мәсих хакына күңелемне күтәр.
21
Сораганымнан күбрәк эшлисеңне белгәнгә, үтенечемне кире какмассың дигән ышаныч белән язам.
22
Шулай ук минем өчен бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чөнки догаларыгызга җавап итеп сезнең янга кире әйләнеп кайтырмын дип өметләнәм.
23
Гайсә Мәсих хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас белән Лүк тә сиңа сәламнәрен тапшыра.
25
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын!
Jump to:
Chapter 1
All chapters:
1