bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Peter 1
2 Peter 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 2 →
1
Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе һәм рәсүле Шимун-Петердән Аллабыз һәм Коткаручыбыз булган Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша безнең сыман шул ук кыйммәтле иманны кабул иткәннәргә сәлам!
2
Аллаһыны һәм Хакимебез Гайсәне танып белү аша сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен!
3
Гайсәнең илаһи кодрәте безгә чын тормыш һәм Аллаһыга ихлас табыну өчен кирәк булган бар нәрсәне бүләк итте. Без шуларның һәммәсен Үзенең даны һәм игелеге белән чакырган Затны танып белүебез аша алдык. Аның даны һәм игелеге ярдәмендә безгә иң бөек һәм кыйммәтле вәгъдәләр бирелде, һәм сез, шулай итеп, дөньяда хөкем сөргән яман нәфесләрдән котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз.
5
Шул сәбәпле, иманыгызга игелек өстәү өчен бар көчегезне куегыз. Игелеккә – белем,
6
белемгә – тотнаклык, тотнаклыкка – чыдамлык, чыдамлыкка – Аллаһыга ихлас табыну,
7
Аллаһыга ихлас табынуга – туганнарча ярату, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез.
8
Әгәр сездә бу сыйфатлар бар һәм алар арта бара икән, Хакимебез Гайсә Мәсихне танып белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас.
9
Ә инде бу сыйфатлар кемдәдер юк икән, димәк, ул – ерактан начар күрүче, сукыр һәм үзенең элекке гөнаһларыннан арынуын оныткан кеше.
10
Шуңа күрә, имандашлар, Аллаһы тарафыннан чакырылган һәм сайланган булуыгызны ныгытырга тырышыгыз. Шулай эшләсәгез, һичкайчан иманыгыздан тайпылмассыз,
11
һәм Хакимебез, Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең мәңгелек Патшалыгына керә торган капка киң итеп ачылыр.
12
Шул сәбәптән, сез боларны белсәгез дә, кабул иткән хакыйкатьтә нык торсагыз да, бу турыда һәрдаим исегезгә төшерүдән арымам.
13
Әлегә, җирдә яшәгән чагымда, хәтерегезне яңартып торуны бурычым дип саныйм.
14
Тиздән бу тәнемнән аерылып китәргә тиешлегемне беләм, моны миңа Хакимебез Гайсә Мәсих ачып бирде.
15
Шуңа күрә, мин арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотарсыз дип хәлемнән килгәнне эшлим.
16
Без сезгә Хакимебез Гайсә Мәсихнең кодрәте һәм Аның кабат килүе турында сөйләгәндә уйдырмаларга ияреп түгел, ә бәлки Аның бөеклеген үз күзләре белән күргән кеше буларак бәян иттек.
17
Бөек һәм шөһрәтле Аллаһыдан «Бу – Минем сөекле Углым, Ул – Минем куанычым» дигән сүз килгән мәлдә Атабыз Аллаһыдан Гайсә хөрмәт һәм шөһрәт кабул итте.
18
Гайсә белән изге тауда булган чакта без күкләрдән килгән бу авазны үзебез ишеттек.
19
Моннан гайре бездә пәйгамбәрләрнең ышанычлы сүзләре дә бар, һәм сез аларга колак салып дөрес эшлисез. Әлеге сүзләр – көн туганчы һәм сезнең йөрәкләрдә таң йолдызы калыкканчы караңгылык эчендә нур тараткан чырагтыр.
20
Иң элек шуны аңлагыз: Язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзе дә кешенең үз фикереннән килми,
21
чөнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше теләге белән әйтелми, кешеләр Аллаһы сүзен Изге Рухтан илһамланып әйтә.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3