bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Peter 3
2 Peter 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
1
Газиз дусларым! Мин сезгә инде икенче хатымны язам. Бу хатларда мин, белгәннәрегезне хәтерегезгә төшереп, саф уйларыгызны уятам.
2
Изге пәйгамбәрләрнең элекке вакытларда әйткән сүзләрен, рәсүлләрегез аша Хакимебез һәм Коткаручыбызның сезгә җиткергән әмерен исегездә тотыгыз.
3
Иң элек шуны аңлавыгыз кирәк: ахыргы көннәрдә үзләренең азгын теләкләре буенча гамәл кылучы, мыскыллаучы оятсыз кешеләр барлыкка килер.
4
Алар: «Остазыгыз килергә вәгъдә иткән иде кебек. Кайда соң ул? Ата-бабаларыбыз инде гүр иясе булды, ә бар нәрсә дөнья яратылган вакыттагыча кала бирә», – диярләр.
5
Алар күк һәм җирнең борынгыдан булуын, шуларның Аллаһы сүзе белән судан һәм су ярдәмендә яратылуын, шулай ук су ярдәмендә борынгы дөньяның юк ителүен дә онытканга салыналар.
7
Хәзерге күк һәм җир, шул ук сүз белән уттан һәлак ителер өчен, хөкем көненәчә, имансызларның юк ителү көненәчә сакланып тора.
8
Сез, газиз дусларым, шуны онытмагыз: Раббы өчен бер көн – мең ел сыман, мең ел – бер көн сыман.
9
Кайберәүләр озакка сузылды дип исәпләсә дә, Раббы Үз вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, Ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки беркемнең дә һәлак булуын теләми, бөтен кешенең тәүбәгә килүен көтә.
10
Әмма Раббы көне, карак сыман, көтмәгәндә килеп җитәр. Ул көнне күк гөмбәзе дөбердәп юкка чыгар, күк җисемнәре утта эреп таркалыр, җир дә, җир йөзендә кешеләр тарафыннан кылынгын гамәлләр дә фаш ителер.
11
Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, Аллаһы көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләгәндә, тормышыгызның изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. Ул көнне күк янып юкка чыгар һәм кызулыктан күк җисемнәре эреп бетәр.
13
Әмма без, Аллаһының вәгъдәсенә ышанып, хаклык-тәкъвалык яшәячәк яңа күк һәм яңа җирне көтәбез.
14
Шуңа күрә, газиз дусларым, моның һәммәсен дә көтеп, Аллаһы каршында иминлектә, бернинди тапсыз, кимчелексез яши алу өчен, хәлегездән килгәннең барын да эшләгез;
15
һәм Раббыбызның сабырлык күрсәтүен котылырга мөмкинлек бирүе дип санагыз. Аллаһы тарафыннан бирелгән зирәк акылы белән безнең газиз имандашыбыз Паул да сезгә шулай дип язган иде.
16
Бу хакта ул бөтен хатларында яза. Ул хатларда авыр аңлашыла торган кайбер нәрсәләр бар, һәм белемсез, тотрыксыз кешеләр, башка Язмаларны бозган кебек, бу урыннарны да бозып аңлаталар, шуның белән үзләрен һәлакәткә дучар итәләр.
17
Ә сез, газиз дусларым, бу хакта алдан ук белгәнлектән, сак булыгыз, әхлаксыз кешеләрнең ялганына ышанып, үзегезне туры юлдан яздырырга бирмәгез, югыйсә үзегез торган ныклы нигездән егылып төшәрсез.
18
Хакимебез, Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез. Аңа бүген һәм мәңге дан булсын! Амин.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
All chapters:
1
2
3