bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Peter 2
2 Peter 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 3 →
1
Исраил халкы арасында ялган пәйгамбәрләр булган кебек, сезнең арада да ялган остазлар очрар. Алар һәлакәткә китерүче тәгълиматны арагызда яшерен рәвештә тарата башлар, хәтта үзләрен йолып алган Хөкемдарны да инкяр итеп, үз башларына көтелмәгән һәлакәт китерер.
2
Күпләр аларның азгынлыгына иярер, һәм аларның гамәлләре аркасында Хакыйкать Юлы хурланыр.
3
Әлеге ялган остазлар, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләр ярдәмендә сезнең исәпкә байлык туплар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз.
4
Аллаһы бит гөнаһ кылган фәрештәләрне дә аямаган, чылбырлар белән бәйләп җәһәннәм караңгылыгына ташлаган: алар анда хөкем көнен көтәләр.
5
Аллаһы борынгы дөньяны да аямаган, бары тик сигез кешене, шул исәптән тәкъва тормышны вәгазьләгән Нухны исән калдырып, имансызлар өстенә туфан сулары җибәргән;
6
имансызларны киләчәктә нәрсә көткәнен искәртеп, Сәдүм һәм Гамура шәһәрләрен хөкем иткән – көлгә әйләндергән,
7
ә анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән җәфаланган тәкъва Лутны коткарган
8
(шул халык арасында яшәгән бу тәкъва адәм, һәркөн аларның явыз эшләрен күреп һәм ишетеп газаплана торган булган).
9
Шулай итеп, Раббы Үзен хөрмәт иткәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны җәзага тартыр өчен хөкем көненә чаклы ничек сакларга икәнен белә.
10
Бу бигрәк тә үзләренең азгын теләкләренә ияреп Раббы хакимлеген кимсетүчеләргә кагыла. Әлеге әдәпсез, тәкәббер кешеләр күктәге шөһрәтле затларга яла ягудан да курыкмыйлар.
11
Фәрештәләр исә, алардан күпкә көчлерәк һәм кодрәтлерәк булса да, Раббы алдында бу адәмнәрне гаепләмиләр дә, хурламыйлар да.
12
Бу ялган остазлар үзләре аңламаган нәрсәне хурлыйлар. Табигый теләкләренә буйсынып яшәгән, аулап тотылыр һәм юк ителер өчен генә туган, аңсыз хайваннарга охшаган бу адәмнәр үзләренең бозыклыгы аркасында һәлак булачак.
13
Алар үзләре китергән явызлык өчен җәза алачак, чөнки көннең-көнендә кәеф-сафа коруны дөрес дип саныйлар. Алар – әшәкелек һәм хурлыкның үзедер, чөнки сезнең белән бер табында утырганда ялган тәгълиматларын таратудан зур рәхәтлек таба;
14
кем белән зина кылырга икән дип, кыз-кыркынга күз сала, гөнаһ кылудан һич тыела алмый, тотрыксыз җаннарны хак юлдан яздыра; күңелләре һаман комсызлыкта аларның; болар – ләгънәт балалары.
15
Алар, туры юлдан тайпылып, Бигур углы Билгам эзеннән киттеләр һәм адаштылар. Билгам исә яманлык белән табылган акчага кызыккан,
16
әмма шул гамәле өчен битәрләнгән пәйгамбәр иде: аның ишәге, кеше тавышы белән эндәшеп, хуҗасын бу акылсыз эшеннән туктаткан.
17
Бу кешеләр – сусыз чишмә, җил куып йөрткән томан сыман. Аларны дөм караңгылык көтә.
18
Чөнки алар яңгыравыклы буш сүзләр сөйләп, кешеләрнең азгын теләкләрендә уйнап ялгыш юлдан арына башлаучыларны ятьмәгә эләктерергә тырышалар.
19
Үзләре бозыклык колы булсалар да, тегеләргә азатлык вәгъдә итәләр. Кеше бит кемнән җиңелсә, шуның колына әйләнә.
20
Бу кешеләр Хакимебез һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихне танып белү аша дөньяның азгынлыгыннан арынганнан соң, җиңелеп, кабат шуңа чорнала икән, аларның хәле элеккегә караганда яманрак була.
21
Хаклык Юлын танып белгәннән соң үзләренә бирелгән изге әмердән кире чигенүгә караганда, ул Юлны бөтенләй белмәүләре алар өчен яхшырак булыр иде.
22
Андый кешеләр белән ни булганлыгы турында мәкальләрдә дөрес әйтелгән: «эт үзенең косыгына әйләнеп кайта» һәм «юындырылган дуңгыз пычракта аунарга бара».
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3