bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Thessalonians 1
2 Thessalonians 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 2 →
1
Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнеке булган, Тессалуникә шәһәрендәге иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам!
2
Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
3
Имандашлар, без һәрвакыт сезнең өчен Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш; һәм шулай дөрес булыр да, чөнки сезнең иманыгыз ныгыганнан-ныгый, һәркайсыгызның бер-беренә мәхәббәте арта бара.
4
Шуңа күрә, барлык эзәрлекләүләрне, газапларны түземлек һәм иман ныклыгы белән кичерүгезне Аллаһы бердәмлекләрендә сөйләп, сезнең белән мактанабыз.
5
Боларның барысы да Аллаһы хөкеменең гадел булуын күрсәтә, нәтиҗәдә сез Аллаһы Патшалыгына керергә лаек дип саналырсыз – шуның өчен газап чигәсез дә инде.
6
Аллаһы гадел: сезне газаплаучыларга – газап,
7
ә сезнең белән безгә, җәфа чигүчеләргә, тынычлык бирер. Аллаһыны танымаган һәм Хакимебез Гайсәнең Яхшы хәбәренә колак салмаган бар кешене җәзага тартыр өчен Хакимебез Гайсә күктән Үзенең кодрәтле фәрештәләре белән ут ялкыны эчендә иңгән чакта булыр бу хәл.
9
Әлеге кешеләр мәңгелек җәзага дучар ителер: Хакимебез хозурыннан, Аның кодрәтле шөһрәтеннән читтә калыр.
10
Хакимебез Гайсә Үзенең изге халкыннан дан, Үзенә ышанганнарның барысыннан мактау кабул итү өчен килгән Көнне булыр бу хәл; без сөйләгән хәбәргә ышанганга күрә, сез дә шулар арасында булырсыз.
11
Шуңа күрә без, Аллабыз сезне Үзе чакырган тормышка лаеклы итсен, иманнан килгән һәр яхшы ниятегезне Үзенең кодрәте белән гамәлгә ашырсын дип, сезнең өчен һәрвакыт догада торабыз.
12
Шул рәвешле, Аллабызның һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте ярдәмендә Хакимебез Гайсәнең исеме сезнең аша данланыр, һәм Аның белән бергә сез дә данланырсыз.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3