bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Thessalonians 3
2 Thessalonians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
1
Имандашлар, әйтелгәннәргә өстәп шуны сорыйбыз: Раббы сүзе башка җирләрдә дә сездәге кебек тиз таралсын һәм ихтирам ителсен дип, безнең өчен догада булыгыз.
2
Шулай ук бозык һәм явыз кешеләрдән арынуыбыз өчен дә дога кылыгыз – бар кеше дә иманлы түгел бит.
3
Хаким Гайсә исә ышанычлы: Ул сезне ныгытыр һәм явыз заттан саклар.
4
Хакимебезгә өмет баглап ышанабыз ки, кушканнарыбызны сез үтисез һәм алга таба да үтәп барачаксыз.
5
Хакимебез сезнең йөрәктә Аллаһының мәхәббәтен һәм Мәсихнең чыдамлыгын булдырсын.
6
Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән боерабыз: бездән кабул иткән өйрәтүләр буенча яшәмәүче, ялкаулыкта гомер кичерүче имандашлар белән аралашмагыз.
7
Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә кирәклеген үзегез дә беләсез. Сезнең арада яшәгәндә без ялкауланмадык,
8
берәүнең дә икмәген бушлай ашамадык, беркемгә йөк булмас өчен көне-төне тырышып эшләдек.
9
Сездән ярдәм кабул итәргә хакыбыз булса да, сезгә үрнәк күрсәтер өчен без шулай эшләдек,
10
чөнки әле яныгызда чакта ук «эшләргә теләмәгән кеше – ашамасын» дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек.
11
Әмма кайберләрегезнең ялкаулыкка салышуы, бернәрсә эшләмичә башкаларның эшенә тыкшынуы турында ишетеп торабыз.
12
Андый кешеләрне үз ризыкларын хезмәт куеп, тыныч кына эшләп табарга Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеме белән өндибез һәм үгетлибез.
13
Ә сез, имандашлар, яхшылык эшләүдән арымагыз.
14
Әгәр берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз.
15
Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, имандашыгызны үгетләгән кебек үгетләгез.
16
Тынычлык чыганагы булган Хуҗа-Хаким Үзе сезгә һәрдаим һәм һәр эшегездә иминлек бирсен! Хуҗа-Хаким барыгызның юлдашы булсын!
17
Һәр хатыма хас булганча, мин, Паул, сәламнәремне үз кулым белән язам.
18
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте барыгызның юлдашы булсын!
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
All chapters:
1
2
3