bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Thessalonians 2
2 Thessalonians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 3 →
1
Хакимебез Гайсә Мәсихнең кабат килүе һәм Аны каршыларга җыелуыбыз турында исә түбәндәгене әйтәсем килә. Имандашлар, үтенеп сорыйбыз сездән:
2
Раббы көне җитте дип, Рух аша килгән кебек тоелган сүзгә дә, кемдер әйткән хәбәргә дә, янәсе бездән дип җиткерелгән хатка да ышанып, аптырашка калмагыз һәм борчылмагыз.
3
Карагыз аны, сезне беркем алдамасын: Аллаһыдан ваз кичү вакыты һәм һәлакәткә дучар ителгән, явыз эшләр кылучы зат килмичә, ул Көн җитмәячәк.
4
Шушы зат, алла яки изге дип аталган һәр нәрсәгә каршы чыгып, үзен югары күтәрәчәк, Аллаһы йортына кереп утырачак һәм үзен Аллаһы дип игълан итәчәк.
5
Сезнең янга килүемдә шул турыда сөйләгәнемне хәтерләмисезмени?
6
Явыз эшләр кылучы затны билгеләнгән вакыттан алданрак килергә нәрсә тоткарлаганны сез хәзер беләсез.
7
Явызлык үзенең астыртын эшен башлады инде, һәм аны тоткарлаучы юлдан китми торып, бу хәл шулай яшерен булып калачак.
8
Шуннан соң явыз эшләр кылучы зат пәйда булыр, әмма Хакимебез Гайсә, кабат килгән Көнендә, аны тыны белән үтерер, шөһрәтенең балкышы белән юк итәр.
9
Явыз эшләр кылучы зат, килеп, шайтан ярдәмендә зур көч, ялган галәмәтләр, могҗизалар күрсәтер,
10
һәлакәткә баручыларга карата төрле явыз хәйләләр кулланыр, һәм тегеләр алданырлар, чөнки үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар.
11
Шулай, ялганга ышансыннар өчен, Аллаһы аларны алданырга мәҗбүр итәр.
12
Нәтиҗәдә хакыйкатькә ышанмаучылар, явызлыктан тәм табучылар хөкем ителер.
13
Имандашлар, Хакимебезнең сөеклеләре, сезнең өчен без һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр әйтергә тиеш, чөнки коткарыр өчен Аллаһы иң әүвәл сезне сайлады – Аның Рухы сезне изге итте, һәм сез хакыйкатькә ышандыгыз.
14
Хакимебез Гайсә Мәсихнең шөһрәтенә кушылсыннар дип, Аллаһы сезне без сөйләгән Яхшы хәбәр аша чакырды.
15
Шуңа күрә, имандашлар, нык торыгыз, без сөйләгән яки хатлар аша сезгә җиткергән өйрәтүләрдән тайпылмагыз.
16
Безгә мәхәббәтен күрсәткән, Үзенең мәрхәмәте белән мәңгелек юату, якты өмет биргән Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих Үзе
17
күңелләрегезне юатсын, сезгә һәртөрле игелекле эшләр кылырга һәм яхшы сүзләр сөйләргә көч бирсен.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3