bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Titus 1
Titus 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 2 →
1
Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны иманга чакыру һәм тәкъва тормышка илтүче хакыйкатьне таныту өчен җибәрелгән, Аллаһы колы һәм Гайсә Мәсихнең рәсүле булган Паулдан сәлам!
2
Әлеге хакыйкать дөнья яратылганчы ук Аллаһы безгә вәгъдә иткән мәңгелек тормышка өмет бирә, ә Аллаһы беркайчан да ялганламый.
3
Билгеләнгән вакыт җиткәч, Коткаручыбыз булган Аллаһы боерыгы буенча миңа ышанып тапшырылган вәгазь аша Аллаһы Үзенең сүзен игълан итте.
4
Минем белән бер үк иманны уртаклашучы чын углым Титуска Атабыз Аллаһыдан һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
5
Мин сине Критта менә ни өчен калдырдым: мин боерганча, син төгәлләнмәгән эшләрне тәртипкә китерергә һәм барлык шәһәрләрдә иман итүчеләр бердәмлекләренә өлкәннәр билгеләргә тиеш.
6
Бердәмлекнең өлкәне тел тидермәслек кеше, бер генә хатынның ире булсын; балаларының да иманлы, буйсынучан булуы, азгынлыктан ерак йөрүе шарт.
7
Аллаһы эшләре белән идарә иткәнлектән, бердәмлек җитәкчесе һәртөрле кимчелектән азат булырга тиеш. Тәкәббер, кабынып китүчән, эчкече, сугыш чукмары, үз файдасын кайгыртучы булмасын ул;
8
аның кунакчыл, яхшылык сөючән, төпле, гадел, тәкъва булуы, үз-үзен тота белүе кирәк.
9
Башкаларга хак тәгълимат буенча үгет-нәсыйхәт бирә алсын, әлеге тәгълиматка каршы килүчеләрне фаш итә алсын өчен, үзенә өйрәтелгән ышанычлы сүздә ул нык торырга тиеш.
10
Сөннәтле яһүдиләр арасында буйсынмаучан, буш сүз сөйләүче, ялганчы кешеләр аеруча күп.
11
Андыйларның авызларын томаларга кирәк, чөнки алар, хурлыклы табыш артыннан куып, тиеш булмаганны өйрәтеп, тулы гаиләләрне җимерәләр.
12
Критлыларда пәйгамбәр дип саналган берәү: «Критлылар һаман ялган сөйли; явыз җанвар, бирән һәм ялкау алар», – дигән.
13
Бу шаһитлык дөрес. Шуңа күрә, хак иманны тотсыннар, яһүдиләрнең уйдырмаларына һәм хакыйкатьтән йөз чөергән кешеләрнең әмерләренә игътибар итмәсеннәр өчен, критлы иман итүчеләрне кызганмыйча фаш ит.
15
Саф кешеләр өчен бар нәрсә саф, әмма бозык һәм имансыз кешеләр өчен бернинди саф нәрсә юк, чөнки аларның акыллары һәм вөҗданнары бозык.
16
Алар, Аллаһыны танып беләбез, дип ышандыралар, әмма гамәлләре белән Аңардан ваз кичәләр; алар – әшәке, тыңлаусыз һәм игелекле бер эшкә дә яраклы түгел.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
Recommended Reading
Commentary
Titus Commentaries
→
Devotional
Titus Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→