bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Titus 3
Titus 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
1
Җитәкчеләргә һәм хакимияткә буйсынырга, аларны тыңларга, һәртөрле яхшы эшкә һәрвакыт әзер торырга кирәклеген иман итүчеләрнең исләренә төшер,
2
шулай ук беркемне яманламаска, бәйләнчек булмаска, кешеләр белән мөнәсәбәттә басынкы-сабыр, йомшак күңелле булырга да өйрәт аларны.
3
Чөнки кайчандыр без үзебез дә тинтәк, тыңлаусыз, алданган, төрле нәфес һәм ләззәтләр коллыгында идек; гомеребезне явызлыкта һәм көнчелектә үткәрдек; безне күрәлмадылар, без дә бер-беребезгә нәфрәтле идек.
4
Әмма Коткаручыбыз Аллаһы, Үзенең игелеген һәм кешеләргә булган мәхәббәтен күрсәтеп,
5
безне коткарды; Ул моны тәкъва эшләребез өчен түгел, Үзенең шәфкате аркасында эшләде, гөнаһларыбызны юып төшереп, яңадан тудырды, Изге Рухның ярдәме белән безгә яңа тормыш бирде.
6
Аллаһының мәрхәмәте белән без аклансын һәм үзебез өметләнгән мәңгелек тормышка ия булсын өчен, Аллаһы бу Рухны Коткаручыбыз Гайсә Мәсих аша безгә мул итеп яудырды.
8
Бу сүзләр хак. Өйрәтүләрем һәр кеше өчен хәерле һәм файдалы. Аллаһыга иман китерүчеләр үзләрен игелекле эшләр кылуга багышласын өчен, бу турыда басым ясап әйтүеңне телим.
9
Мәгънәсезгә сүз көрәштерүдән, шәҗәрәләр турындагы буш сүзләрдән, Канун хакындагы бәхәсләрдән һәм ызгыш-талашлардан читләш, чөнки алар кирәксез һәм файдасыз нәрсәдер.
10
Бердәмлекнең төркемнәргә бүленүенә сәбәпче булган кешене бер-ике тапкыр кисәткәннән соң, башкача аның белән эш итмә:
11
бөтенләй юлдан язган ул гөнаһлы адәм үзен үзе хөкемгә дучар итә.
12
Синең янга Әртимәс яки Тухикне юллаганнан соң, үзең минем яныма Никәполискә килергә тырыш, чөнки кышны шунда уздырырга хәл кылдым.
13
Канун белгече Зинәс белән Апуллусны сәфәрләрендә бернинди мохтаҗлык кичермәслек итеп юлга әзерлә.
14
Безнекеләр дә үзләренең игелекле эшләре белән башкаларның ихтыяҗын канәгатьләндерергә өйрәнсеннәр, шул чагында аларның тормышы файдасызга узмас.
15
Хәзер янымда булганнарның барысы да сиңа сәламнәрен юллый. Безне яратучы барча имандашларга сәлам тапшыр. Аллаһының мәрхәмәте һәммәгезнең юлдашы булсын!
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
All chapters:
1
2
3