bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Titus 2
Titus 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 3 →
1
Әмма син хак тәгълиматка туры килә торган нәрсәләргә өйрәт:
2
өлкән яшьтәге ирләр тотнаклы, ихтирамга лаек, төпле акыллы булсын, иман итүдә, мәхәббәттә, түземлектә нык торсын.
3
Өлкән яшьтәге хатын-кызлар да үзләрен иман итүчеләргә хас булганча тотсын, гайбәт сөйләмәсен, эчкечелеккә бирелмәсен, башкаларны яхшылыкка өйрәтсен;
4
Аллаһының Яхшы хәбәре хурланмасын өчен, алар яшь хатыннарны үзләренең ирләрен һәм балаларын яратырга, төпле акыллы, саф, уңган хуҗабикә, яхшы күңелле һәм ирләренә күндәм булырга өйрәтергә тиеш.
6
Яшь егетләрдән дә төпле акыл таләп ит.
7
Аларга һәрчак яхшы гамәлләрең белән үрнәк күрсәт, өйрәтүләреңдә намуслы һәм җитди бул;
8
каршы килүчеләр безнең турыда һичнинди начар сүз әйтә алмыйча оятка калсын өчен, сүзләрең дөрес һәм кире какмаслык булсын.
9
Колларны, бар нәрсәдә хуҗаларыгызга буйсыныгыз, ярарга тырышыгыз, алар белән бәхәсләшмәгез,
10
урлашмагыз, һәрнәрсәдә ышанычлы булыгыз, дип үгетлә. Шулай итеп, алар Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматына дан өстәр.
11
Кешелек дөньясына котылу алып килер өчен Аллаһы безгә Үзенең мәрхәмәтен күрсәтте.
12
Шушы мәрхәмәт безне, алласызлыктан һәм гөнаһлы теләкләрдән ваз кичеп, бу дөньяда инсафлы, тәкъва булырга, Аллаһыны хөрмәт итеп яшәргә өйрәтә.
13
Шул ук вакытта без өметебез чынга ашкан шатлыклы Көнне – бөек Аллабыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих шөһрәт белән килгән Көнне көтәбез.
14
Безне һәртөрле гөнаһ кылудан йолып алып пакьләндерү һәм яхшылык кылырга ашкынып торган Үз халкы итү өчен, Мәсих Үзен безнең хакка корбан итте.
15
Син әнә шуларны өйрәтергә тиеш. Үзеңә бирелгән вәкаләттән файдаланып, үгет-нәсыйхәт бир, фаш ит. Һичкем сиңа кимсетеп карарга базмасын!
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3