bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Peter 1
1 Peter 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
1
Гайсә Мәсих рәсүленнән, Петердән, туган җирдән читтә – Понт, Гәләтия, Кәппәдүкия, Асия һәм Битуниядә таралып яшәүчеләргә, итагатьле булсыннар һәм Гайсә Мәсихнең каны ярдәмендә пакьләнсеннәр өчен Атабыз Аллаһы алдан күреп сайлап алганнарга, Рух белән изге ителгән бәндәләргә сәлам! Мәрхәмәт һәм иминлек сезгә мул итеп бирелсен!
3
Аллаһыга, Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына дан булсын! Үзенең бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтеп, Ул безгә яңа гомер, тере өмет бирде,
4
күкләрдә сезнең өчен саклана торган – юкка чыкмас, пакь, шиңмәс мирас әзерләде.
5
Ахыргы көннәр килгәндә коткарыр өчен, Аллаһы сезне иманлы булганга саклап тора.
6
Шул сәбәпле хәзергә төрле сынаулар аркасында газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз.
7
Ут белән сыналган, фани дөнья алтыныннан да кыйммәтрәк иманыгыз, сыналып, Гайсә Мәсих килгәндә сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерәчәк.
8
Күрмәгән килеш сез Гайсә Мәсихне яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп ифрат зур, әйтеп бетергесез куаныч кичерәсез.
10
Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйланганнар, аның асылына төшенергә теләгәннәр.
11
Мәсих кичерәсе газаплар һәм шуннан соң Аңа биреләчәк дан турында алдан белдереп куйган Рухның, ягъни алардагы Мәсих Рухының, кайсы һәм нинди вакытны күрсәтүен аңларга тырышканнар.
12
Пәйгамбәрләргә белдерелгән иде ки, алар сөйләгән, хәзер исә күктән иңгән Изге Рух ярдәмендә Яхшы хәбәр булып сезгә ирешкән сүзләр аларның үзләренә түгел, ә бәлки сезгә тәгаенләнгән иде. Бу хәбәрнең серенә хәтта фәрештәләр дә төшенергә тели.
13
Шуңа күрә аек акыл белән фикер йөртергә әзер булыгыз. Гайсә Мәсих кайткан көнне сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз.
14
Тыңлаучан балаларга охшарга тырышыгыз; Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы сыман, тән нәфесенә иярмәгез.
15
Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы ничек изге булса, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз.
16
Язмада «изге булыгыз, чөнки Мин изге» дип язылган бит.
17
Һәркемне эшенә карап тигез күргән Хөкем итүчене Атам дип атыйсыз икән, бу җирдә килмешәк булып яшәгән чакта гомер юлыгызны Аның алдында курку катыш тирән хөрмәт белән үтегез.
18
Сезгә мәгълүмдер: ата-бабаларыгыздан сезгә мирас булып күчкән мәгънәсез яшәү рәвешеннән алтын-көмеш ише фани нәрсәләр белән түгел,
19
ә гаепсез һәм кимчелексез бәрән кебек булган Мәсихнең каны белән йолып алындыгыз сез.
20
Мәсих дөнья яратылганчы ук Аллаһы тарафыннан сайланган иде, әмма сезнең хакка Аллаһы Аны ахыргы көннәрдә генә дөньяга озатып җибәрде.
21
Мәсихне үледән терелткән һәм Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм өметегез – Аллаһыда.
22
Хакыйкатькә буйсынып, имандашларыгызны туганнарча яратыр өчен сез җаннарыгызны пакьләдегез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз!
23
Сез бит череп юкка чыга торган орлыктан түгел, ә бәлки үлмәс орлыктан – Аллаһының тере һәм мәңгелек Сүзеннән яңадан тудыгыз.
24
Язмада әйтелгәнчә, «Һәр җан иясе үлән кебек, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге кебек; үлән кибә, чәчәк тә шиңә;
25
әмма Раббы сүзе мәңге яши». Бу Сүз – сезгә бирелгән Яхшы хәбәр!
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
Recommended Reading
Commentary
1 Peter Commentaries
→
Devotional
1 Peter Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→