bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Peter 4
1 Peter 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
1
Шулай итеп, тән газаплары кичергән Мәсих кебек, сез дә газап чигәргә әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борыла;
2
нәтиҗәдә бу дөньяда ул инде калган вакытын нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши.
3
Гомерегезнең шактый өлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гөнаһлы теләкләргә, эчкечелеккә, тотнаксыз кичәләргә, кәеф-сафа коруга бирдегез һәм җирәнгеч потларга җитәрлек табындыгыз.
4
Ә хәзер мәҗүсиләр үзләре белән бергә шул азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнә һәм шуның өчен сезне яманлый.
5
Әмма тереләрне дә, үлеләрне дә тиздән хөкемгә тартачак Аллаһыга җавап бирәчәк әле алар.
6
Чөнки тәннәре үлем җәзасына хөкем ителгән булса да, рухлары белән Аллаһы кебек яшәсеннәр өчен, Яхшы хәбәр үлеләргә дә игълан ителде.
7
Һәр нәрсәнең ахыры якындыр. Шуңа күрә, дога кыла алыр өчен, тотнаклы һәм аек акыллы булыгыз.
8
Барыннан да бигрәк бер-берегезне чын күңелдән яратыгыз, чөнки мәхәббәт булган урында күп гөнаһлар кичерелә.
9
Кунакчыл булыгыз, бер-берегезне кабул итәргә туры килгәндә зарланмагыз.
10
Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәркайсыгыз шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итсен. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрегезне кулланыгыз.
11
Кемгәдер сөйләү осталыгы бирелгән икән, Аллаһы сүзләрен җиткергән кебек сөйләсен; берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен. Аллаһы шул рәвешчә һәрнәрсәдә Гайсә Мәсих аша данланыр. Мәсихкә мәңгедән-мәңгегә дан һәм кодрәт булсын. Амин.
12
Газиз дусларым! Сынау утына тарыганга гаҗәпләнмәгез, монда бернинди сәер нәрсә юк.
13
Мәсихнең газапларын уртаклашуыгызга куаныгыз, һәм Аның бөеклеге ачылганда, шатлыгыгызның чиге булмас.
14
Әгәр сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки Аллаһының шөһрәтле Рухы, Аллаһы Рухы – сезнең юлдашыгыздыр.
15
Кеше үтергән, урлашкан, җинаять кылган яки башкалар эшенә тыкшынган өчен сезнең арада газапланучы булмасын.
16
Әгәр инде мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз.
17
Аллаһының хөкем итү вакыты җитте, һәм хөкем Аның йортындагылардан башланачак. Әгәр беренче чиратта без хөкем ителәбез икән, Аллаһының Яхшы хәбәренә колак салмаучыларны ахырда нәрсә көтә? Язмада әйтелгәнчә,
18
«Тәкъва кеше көч-хәл белән котыла икән, имансыз һәм гөнаһлыны нәрсә көтә?!»
19
Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын ышанычлы Бар кылучыга тапшырсыннар һәм игелекле гамәлләрен дәвам итсеннәр.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5