bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Peter 5
1 Peter 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
1
Үзем дә өлкәннәрнең берсе, Мәсих газапларының шаһиты һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы өлкәннәрдән үтенеп сорыйм:
2
сезгә ышанып тапшырылган Аллаһы көтүен мәҗбүридән түгел, ә бәлки Аллаһы теләгәнчә, үз файдагызга түгел, ә бәлки ихлас күңелдән тырышлык белән көтегез.
3
Сезгә ышанып тапшырылган көтү өстеннән хакимлек итмәгез, ә бәлки көтү өчен үрнәк булыгыз;
4
әнә шул вакытта сез, Баш көтүче килгәч, мәңге шиңмәс дан-шөһрәт таҗы алырсыз.
5
Сез дә, яшьләр, өлкәннәргә буйсыныгыз. Гомумән, һәммәгез бер-берегез алдында басынкы булсын, чөнки Язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә».
6
Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер.
7
Барлык борчу-мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезне кайгырта.
8
Аек акыллы һәм уяу булыгыз, сезнең дошманыгыз иблис, үкерүче арыслан сыман, кемне йотарга икән дип эзләнеп йөри.
9
Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иблискә ныклы иман белән каршы торыгыз.
10
Бар мәрхәмәтнең чыганагы булган һәм Гайсә Мәсих аша сезне Үзенең мәңгелек шөһрәтенә чакырып алган Аллаһы, сез кыска вакытка гына газап чиккәннән соң, көчегезне яңартачак, сезгә куәт бирәчәк, сезне ныгытачак һәм какшамас итәчәк.
11
Аның хакимлеге мәңгедән-мәңгегә булсын! Амин.
12
Бу хатымны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аша җибәрәм. Күңелегезне күтәреп һәм Аллаһының чын мәрхәмәте хакында шаһитлык кылып, кыскача гына яздым. Шул мәрхәмәттә нык торыгыз.
13
Бабилдәге иман итүчеләр бердәмлеге (сезне сайлаган кебек, Аллаһы аларны да Үзе өчен сайлап алган) һәм углым урынына күргән Марк сезгә сәлам юллыйлар.
14
Бер-берегезне яратып һәм үбеп сәламләгез. Сезгә, Гайсә Мәсихкә инанганнарга, иминлек булсын!
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
All chapters:
1
2
3
4
5