bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Peter 2
1 Peter 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
1
Шулай итеп, һәртөрле явызлыкны һәм мәкерне, икейөзлелекне һәм көнчелекне, гайбәтне читкә ташлагыз.
2
Яңа туган сабыйлар кебек, пакь рухи сөт эчәргә омтылыгыз; чөнки Раббы игелеген татып үскәндә сез котылуга ирешерсез.
4
Аңа – кешеләр яраксыз дип тапкан, әмма Аллаһы сайлаган кыйммәтле тере Ташка килегез,
5
һәм үзегез дә, тере ташлар кебек, рухи йорт булып төзелегез. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга хуш килердәй рухи корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз.
6
Язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, аны иң мөһим почмак ташы итеп Сионда куям. Аңа ышанган кеше оятка калмас».
7
Шулай итеп, сезнең өчен, иман итүчеләр өчен, Ул – кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар өчен – «төзүчеләр яраксыз дип тапкан, әмма иң мөһим почмак ташына әйләнгән таш»
8
һәм «абындыра торган таш, сөрлектерә торган кыя». Аллаһы сүзенә буйсынмаганга, ышанмаучылар ташка абыналар – аларның язмышы шундый.
9
Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы.
10
Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез.
11
Газиз дусларым! Сез – килмешәкләр һәм мосафирлардыр. Шуңа күрә үтенеп сорыйм сездән: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән качыгыз.
12
Мәҗүсиләр арасында кылынган эшләрегез тел тидермәслек булсын. Шул вакытта, хәзер сезне явызлык кылучы дип нахак сүз сөйләсәләр дә, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы килгән көндә Аны данларлар.
13
Хуҗа-Хакимебез хакы өчен кешеләр тарафыннан урнаштырылган тәртипкә – барысыннан өстен булган патшага
14
һәм җинаятьчеләрне җәзалау, игелек кылучыларга әҗерен бирү өчен патша куйган идарәчеләргә күндәм булыгыз.
15
Чөнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән сез акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томаларга тиеш.
16
Ирекле кешеләр булып яшәгез, әмма ирегегездән файдаланып яман эшләр кылмагыз – Аллаһының коллары булып яшәгез.
17
Һәммә кешене хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшага ихтирам күрсәтегез.
18
Хезмәтчеләр, яхшы күңелле һәм миһербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, кырысларына да курку катыш тирән хөрмәт белән буйсыныгыз.
19
Әгәр берәрсе нахакка газап чиккәндә Аллаһының ихтыярына буйсынып түземлек күрсәтсә, Аллаһы моны хуш күрер.
20
Гаеп эш эшләгән өчен кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар?! Әмма игелек эшләгән өчен газап чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрер.
21
Сез шуның өчен чакырылдыгыз да бит, чөнки Мәсих, Үзенең эзеннән барырга сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Язмада әйтелгәнчә,
22
«Ул һичнинди гөнаһ кылмады, Аның теле ялган сүз сөйләмәде».
23
Мыскыл ителгәндә Ул мыскыл белән җавап кайтармады, газап чиккәндә беркемгә янамады – һәммә нәрсәне гадел Хөкем итүче кулына тапшырды.
24
Гөнаһлардан котылып хаклык өчен яшәсеннәр дип, безнең гөнаһларны Ул Үз өстенә алып хачка күтәрде: сезне Аның яралары савыктырды.
25
Адашып йөргән сарыклар сыман идегез сез, инде хәзер Көтүчегез, җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5