bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Timothy 1
2 Timothy 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 2 →
1
Гайсә Мәсихтә булганнарга Аллаһы вәгъдә иткән тормыш хакында вәгазьләргә җибәрелгән, Аллаһы ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булган Паулдан сөекле углым Тимутәйгә сәлам! Сиңа Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек ирешсен!
3
Көндез һәм төнлә һәр догамда сине телгә алганда, ата-бабаларым кебек үк, саф вөҗдан белән үзем дә хезмәт итә торган Аллаһыга рәхмәт белдерәм.
4
Синең күз яшьләреңне искә төшерүгә, сине күрәсем килеп китә: бу очрашу мине бик тә куандырыр иде.
5
Синең ихлас иманыңны да искә төшерәм: әбиең Лоис һәм әниең Әүникә дә нәкъ шулай ышанганнар, бу иманның синдә дә булуын тәгаен беләм.
6
Шул сәбәптән искәртеп үтәм: кулларымны башыңа куйган чакта Аллаһы тарафыннан сиңа бирелгән рухи сәләтеңне үстер.
7
Аллаһы безгә курку рухын түгел, көч, мәхәббәт һәм аек фикер йөртү рухын биргән бит.
8
Шулай итеп, Хакимебез турында шаһитлык бирүдән курыкма һәм Аның хакына тоткын булуым өчен оялма. Киресенчә, Аллаһының көч-куәтенә таянып, Яхшы хәбәр өчен мин кичергән газапларны уртаклаш.
9
Аллаһы безне кылган эшләребез аркасында түгел, ә бәлки Үзенең нияте һәм мәрхәмәте белән коткарды, безне изге тормышка чакырды. Бу мәрхәмәтне Ул безгә дөнья яратылганчы ук Гайсә Мәсих аша бүләк итте,
10
хәзер исә без аны Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең килүе аша күрдек. Гайсә Мәсих үлемне юк итте һәм Яхшы хәбәр ярдәмендә яңа тормыш белән үлемсезлекне күрсәтте.
11
Мин шул Яхшы хәбәрне игълан итүче, рәсүл һәм остаз итеп билгеләп куелганмын.
12
Шуның өчен газап чигәм дә, әмма оялмыйм, чөнки Кемгә иман иткәнемне беләм һәм Аның миңа ышанып тапшырганны бөек Көнгә кадәр саклый аласына ышанам.
13
Гайсә Мәсихкә иман итеп һәм Аның мәхәббәтендә калып, миннән ишеткән хак тәгълиматны үрнәк итеп тот.
14
Сиңа ышанып тапшырылган кадерле нәрсәне күңелебездә яшәүче Изге Рух ярдәме белән сакла.
15
Асия өлкәсендәгеләрнең барысы да мине ташлап киткәнне беләсең; Фүгел һәм Һермогенис та шулар арасында.
16
Онисифор гаиләсенә Хакимебез Гайсә мәрхәмәт күрсәтсен иде, чөнки Онисифор, төрмәдә утыруымнан оялмыйча, күп тапкырлар күңелемне юатты.
17
Римга килгәч тә ул, зур тырышлык куеп, тапканчы мине эзләде.
18
Хакимебез килгән Көнне ул Аның ярдәме белән Аллаһының шәфкатенә ирешсен иде. Эфестә чакта аның ничек тырышып миңа хезмәт иткәнен син беләсең.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4