bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Timothy 3
2 Timothy 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 4 →
1
Белеп тор: азаккы көннәрдә авыр вакытлар килер.
2
Кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм башкаларны хурлаучан булыр. Алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкның кадерен белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр.
3
Алар бәгырьсез, миһербансыз, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр;
4
хыянәтчел, акылсыз, тәкәббер булырлар һәм Аллаһыны түгел, кәеф-сафа коруны күбрәк яратырлар,
5
ихлас күңелдән Аллаһыга табынучы булып күренерләр, ә иман көчен инкяр итәрләр. Андыйлардан ерак тор.
6
Алар сиздермичә генә йортларга үтеп керәләр һәм гөнаһка баткан, төрле кәеф-сафага бирелгән, һаман нәрсәгәдер өйрәнә, әмма хакыйкатькә төшенә алмый торган җилбәзәк хатыннарның күңелләрен үз ягына аударалар.
8
Муса пәйгамбәргә карышкан Янис белән Ямбрис кебек, бозык акыллы, иман сынавын уза алмаган бу кешеләр дә хакыйкатькә каршы чыгалар.
9
Әмма аларның юллары кыска булыр, чөнки Янис белән Ямбрисныкы кебек, аларның акылсызлыклары һәммәсенә ап-ачык күренер.
10
Син исә өйрәтүләремне, яшәү рәвешемне, максатымны, иманымны, сабырлыгымны, мәхәббәтемне, ныклыгымны, Антиухия, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Нинди эзәрлекләүләргә дучар булсам да, мине барысыннан да Хакимебез Гайсә коткарды!
12
Әйе, Гайсә Мәсихтә, тәкъвалыкта яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер.
13
Мәкерле кешеләр һәм алдакчылар исә, башкаларны алдап һәм үзләре дә алданып, яман эшләрен дәвам итәрләр.
14
Ләкин син өйрәнгәннәрең һәм инанганнарың буенча яшә, чөнки кемнән өйрәнгәнеңне беләсең,
15
Изге Язма да сиңа балачактан таныш, Гайсә Мәсихкә иман итү аша Язма котылуга китерүче зирәклек бирә ала.
16
Бөтен Язма Аллаһының Рухы белән сугарылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү, тәкъвалык тәрбияләүдә файдалы,
17
димәк ки, Аллаһы кешесе һәр игелекле эшне башкарырга әзер.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4