bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Timothy 4
2 Timothy 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
1
Тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәчәк Гайсә Мәсих Патша булып киләчәк, шуңа күрә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих алдында сиңа катгый рәвештә боерам:
2
Аллаһы сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор, төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә һәрчак сабырлык белән үгетлә,
3
чөнки шундый заманнар килер, кешеләр хакыйкать сүзен кабул итмәс, үзләренә ошаган, күңелләренә ятышлы сүзләр сөйләүче остазларны гына тыңлар,
4
хакыйкатькә колак салмыйча, уйдырма хәбәрләргә өстенлек бирер.
5
Син исә һәрчак уяу бул, авырлыкларны түземлек белән кичер, Яхшы хәбәр таратуыңны дәвам ит, хезмәтеңне яхшы итеп башкар.
6
Бу дөньядан китәр вакытым җитте – гомерем мәзбәхкә салына торган шәраб корбаны кебек түгелеп бетте.
7
Мин яхшы көрәштем, ахырга тикле йөгердем, иманымны саклап калдым.
8
Минем өчен тәкъвалык таҗы инде әзерләп куелган. Көне җиткәч, аны миңа гадел Хөкемче, Хуҗа-Хаким тапшырачак; миңа гына түгел, Аның килүен сагынып көткәннәрнең барысына да бирәчәк.
9
Якын арада минем янга килергә тырыш,
10
чөнки бу дөньяны өстенрәк күргән Димас, мине ташлап, Тессалуникә шәһәренә китеп барды; Крискис – Гәләтиягә, Титус исә Далматиягә китте.
11
Монда минем белән Лүк кенә калды. Үзең белән Маркны алып кил, ул миңа хезмәтемдә ярдәм итә алыр.
12
Тухикне исә мин Эфес шәһәренә җибәрдем.
13
Килгәндә, Троас шәһәрендә Карпларда калдырган җиләнемне һәм китапларымны, бигрәк тә күнгә язылганнарын алып кил.
14
Бакырчы Искәндәр миңа күп явызлыклар эшләде. Хакимебез аңа гамәлләренә карап түләр.
15
Үзең дә аңардан саклан, чөнки ул сүзләребезгә бик нык каршы килгән иде.
16
Мәхкәмәдә беренче тапкыр үземне яклап сүз тотканда, янымда беркем булмады, барысы да мине ташлап китте. Алай да, бу аларга гаеп булып саналмасын.
17
Әмма Хакимебез минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аша тулысынча игълан ителсен һәм мәҗүсиләргә ишетелсен өчен, Ул миңа көч бирде, мине арыслан авызыннан коткарды.
18
Хакимебез киләчәктә дә мине төрле явызлыктан йолып алыр һәм Үзенең Күк Патшалыгы өчен коткарыр. Аңа мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.
19
Прискиллә белән Әкүл һәм Онисифорлар гаиләсенә сәлам әйт.
20
Эрасты Көринт шәһәрендә калды; авырып торган Трофимны Милит шәһәрендә калдырдым.
21
Кышка кергәнче, килеп җитәргә тырыш. Сиңа Әүбүл һәм Пудис, Лин белән Кләүдия һәм барлык имандашлар сәламнәрен юллый.
22
Хуҗа-Хаким синең рухың белән булсын! Аның мәрхәмәте юлдашыгыз булсын!
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
All chapters:
1
2
3
4