bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
2 Timothy 2
2 Timothy 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 3 →
1
Углым, Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте ярдәмендә көчле бул.
2
Күп шаһитлар алдында миннән ишеткән нәрсәләрне ышанычлы кешеләргә сөйлә, шул чагында алар да башкаларны өйрәтә алыр.
3
Гайсә Мәсихнең яхшы көрәшчесе кебек, өлешеңә тигән газапларны үз өстеңә кабул итәргә әзер бул.
4
Бернинди хәрби хезмәткәр дә үзен көндәлек эшләр белән бәйләми, ул бары гаскәр башлыгына ярарга тырыша;
5
шулай ук ярыш кагыйдәләрен бозучы кеше дә җиңү таҗына лаек була алмый.
6
Авыр хезмәт башкара торган игенче дә җыеп алынган уңыштан үз өлешен беренче булып алырга тиеш.
7
Мин әйткәннәр турында уйла, һәм Хакимебез Гайсә сиңа бар нәрсәне аңларга ярдәм итәр.
8
Давыт нәселеннән булган Гайсә Мәсихне исеңдә тот. Ул үледән терелтелде – бу турыда мин игълан иткән Яхшы хәбәрдә әйтелә.
9
Шул хезмәтем өчен мин, җинаятьче кебек богауланып, газап чигәм. Әмма Аллаһы сүзен богаулау мөмкин түгел.
10
Шуңа күрә, Аллаһы сайлап алган кешеләр дә Гайсә Мәсих аша бирелгән мәңгелек дан белән котылу ала алсын өчен, алар хакына барысына түзәм.
11
Бу сүзләр хак: Аның белән үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә.
12
Әгәр түзәбез икән, Аның белән бергә патшалык та итәрбез. Әгәр Аңардан баш тартсак, Ул да бездән баш тартыр.
13
Без тугры булмасак та, Ул һәрчак тугры булып кала, чөнки Ул Үз-Үзенә хыянәт итә алмый.
14
Боларны бөтен кешенең исенә төшер һәм, сүз көрәштереп маташмасыннар өчен, аларны Аллаһы каршында кисәтеп куй, чөнки тыңлап торучыларга мондый бәхәсләр файда урынына зыян гына китерә.
15
Аллаһы алдында үзеңне инде сыналган, эшен оятка калмаслык итеп башкаручы хезмәткәр, хакыйкать сүзен дөрес җиткерүче итеп күрсәтергә тырыш.
16
Аллаһы күңеленә хуш килмәгән сүзләрдән ерак тор, чөнки аларны сөйләүчеләр Аллаһыдан һаман ныграк читләшәләр;
17
андый сүзләр яман шеш кебек тарала. Һүменәй белән Филит тә шундый сүзләрне таратучылар арасында.
18
Безнең өчен үледән терелү булды инде дип, хакыйкатьтән читкә тайпылып, алар кайберәүләрнең иманын какшата.
19
Әмма Аллаһы салган нигез – какшамас, нык, һәм шул нигезгә мондый сүзләр язылган: «Раббы Үзенекеләрен белә» һәм «Раббының исемен телгә алган һәр кеше явызлыктан читләшсен!»
20
Һәрбер зур йортта алтыннан һәм көмештән ясалган савытлар гына түгел, агачтан һәм балчыктан эшләнгәннәре дә бар. Затлылары кадерләп тотыла, икенчеләре исә көндәлек тормышта кулланыла.
21
Шулай итеп, үзен сафлыкта тоткан кеше дә әнә шул затлы савыт кебек кадер-хөрмәттә, изгеләштерелгән булыр, һәрбер яхшы эшкә ярар, һәм Хуҗасы аңардан файдаланыр.
22
Яшьлекнең әдәпсез теләкләреннән кач, Раббыга чын йөрәктән мөрәҗәгать итүчеләр белән бергә тәкъвалыкка, иманга, мәхәббәткә, иминлеккә омтыл.
23
Мәгънәсез, ахмак бәхәсләргә катнашма, аларның ызгыш-талаш кына китереп чыгарасын беләсең.
24
Раббы колы исә бәхәсләшергә тиеш түгел, киресенчә, һәркемгә ягымлы, сабыр булырга, өйрәтә белергә,
25
үзенә каршы чыгучыларга түземлек белән үгет-нәсыйхәт бирергә тиеш – бәлки, Аллаһы аларны тәүбәгә китерер, һәм алар хакыйкатьне танып белер,
26
акылга утырып, аларны әсир кылган һәм үз ихтыярын үтәргә мәҗбүр итүче иблис тозагыннан котылыр.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4