bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Colossians 1
Colossians 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 2 →
1
Аллаһының ихтыяры белән Гайсә Мәсихнең рәсүле булган Паулдан һәм имандашыгыз Тимутәйдән Көлессәйдә яшәүче изгеләргә һәм Мәсихкә тугры имандашларга сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
3
Сезнең өчен дога кылганда Аллаһыга – Хакимебез Гайсә Мәсихнең Атасына һәрвакыт рәхмәт укыйбыз,
4
чөнки Гайсә Мәсихкә иманыгыз һәм барлык изгеләргә мәхәббәтегез турында безгә хәбәрләр ирешеп тора.
5
Сезнең иманыгыз һәм мәхәббәтегез сез өметләнгән һәм күктә сезнең өчен әзерләнгән бүләккә нигезләнә. Әлеге өмет турында сез хакыйкать сүзендә – Яхшы хәбәрдә ишеткән идегез.
6
Сезгә ирешкән Яхшы хәбәр Аллаһы мәрхәмәтенең чынлыкта нинди булуын аңлаган көнегездән башлап уңыш белән бөтен дөньяда һәм сезнең арада тарала.
7
Аллаһы мәрхәмәте турында сез кадерле хезмәттәшебездән, сезнең хакка Мәсихкә тугры хезмәт күрсәтүче Эпафрастан ишеттегез.
8
Рух тарафыннан сезгә бүләк ителгән мәхәббәт турында безгә ул җиткерде.
9
Шуңа күрә сезнең турыда ишеткән көннән бирле без, Изге Рухтан бирелгән зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белүегезне теләп, сезнең хакка дога кылудан һәм ялварудан туктамыйбыз.
10
Һәр игелекле эшегез уңыш китереп, Аллаһыны танып белүегез артканнан-арта барып, Хакимебез Гайсәгә лаеклы булып яшәвегез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булуыгыз өчен дога кылабыз.
11
Аның бөек кодрәте белән ныгып, һәрвакыт чыдам, сабыр һәм шат булыгыз.
12
Яктылык патшалыгында Үзенең изге халкы өчен саклаган мирастан өлеш алырга сезне лаеклы иткән Атабызга сөенеп рәхмәт әйтегез.
13
Караңгылык хакимлегеннән коткарып, Ул безне Үзенең сөекле Углының Патшалыгына алып керде,
14
Углын корбан итеп безне йолып алды, гөнаһларыбызны кичерде.
15
Мәсих – күзгә күренмәс Аллаһының гәүдәләнеше; Ул – беренче Угыл – яратылган һәр нәрсәдән бөектер,
16
чөнки күктә һәм җирдә булган, күзгә күренгән һәм күренмәгән нәрсәләрнең барысы: җитәкче көчләр дә, өстен көчләр дә, башлыклар да, хакимлекләр дә Аның аша һәм Аның өчен яратылган.
17
Ул һәрнәрсәдән элек булган һәм Үзе белән бар нәрсәне берләштереп тора.
18
Ул – тәннең Башы, тән исә – Аңа иман итүчеләр бердәмлеге. Һәрнәрсәдә беренче булсын өчен, Ул – Башлангыч, үлеләр арасында беренче булып терелүче.
19
Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә яшәүне,
20
Аның хачта түгелгән каны ярдәмендә тынычлык урнаштырып, җирдә һәм күктә булган бар нәрсәне Мәсих аша Үзе белән татулаштыруны мәгъкуль күрде.
21
Сез дә фикерләрегез һәм яман эшләрегез аркасында элегрәк Аллаһыга чит һәм дошман идегез.
22
Хәзер исә, Аллаһы алдында сез изге, кимчелексез һәм гаепсез булсын өчен, Ул сезне Мәсихнең тәне һәм үлеме аша Үзе белән татулаштырды.
23
Ләкин сез, иманыгызда нык торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән өметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дөньядагы һәр җан иясенә белдерелде, һәм мин, Паул, аның хезмәтчесенә әйләндем.
24
Сезнең хакка кичергән михнәтләремә мин сөенәм генә; Мәсих газапларының миңа тигән өлешен Мәсих тәне, ягъни Аның Бердәмлеге өчен кичерәм.
25
Аллаһы кушуы буенча мин иман итүчеләр бердәмлегенең хезмәтчесе булдым. Сезгә яхшылык эшләү йөзеннән Ул Үз сүзен бөтен тулылыгы белән игълан итүне миңа тапшырды.
26
Бу сүз гасырлар дәвамында, буыннан-буынга яшерелеп килгән сер иде, хәзер исә ул Аллаһының изге халкына ачылды.
27
Бу сернең барча халыклар өчен никадәр бай һәм бөек булуын Аллаһы Үзенең изге халкына белдерергә карар кылды; ә сер шуннан гыйбарәт: Мәсих – сездә; Ул безгә Аллаһының данын уртаклашырбыз дигән өмет бирә.
28
Без Мәсих турында сөйлибез, һәр кешене Мәсихнең камил иярчене итеп Аллаһыга тәкъдим итү өчен бар зирәклегебезне кулланып аңа нәсыйхәт бирәбез һәм өйрәтәбез.
29
Шушы максатка ирешү өчен мин, Мәсихтән алган көч-кодрәткә таянып, үземне кызганмыйча хезмәт күрсәтүемне, көрәшемне дәвам итәм.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4