bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Colossians 4
Colossians 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
1
Хуҗалар, күкләрдә сезнең дә Хуҗагыз барлыгын истә тотып, колларыгызга карата намуслы һәм гадел булыгыз.
2
Һәрчак догада булыгыз; дога кылып һәм шөкер итеп уяу торыгыз.
3
Мәсихнең серен игълан итү өчен Аллаһы безгә ишекләрне ачсын дип, безнең хакка да дога кылыгыз (әнә шул сер өчен мин хәзер төрмәдә утырам).
4
Әлеге серне мин кешеләргә тиешенчә сөйли алсын өчен дога кылыгыз.
5
Бердәмлектән читтә булган кешеләр белән аралашканда, һәрбер уңайлы очрактан файдаланып, акыл белән эш итегез.
6
Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын, һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез.
7
Сөекле имандашым, тугры кулдашым һәм Хакимебез Гайсә эшендәге хезмәттәшем Тухик минем турыда сезгә барын да сөйләп бирер.
8
Безнең хакта сөйләп күңелләрегезне күтәрсен дип, мин аны сездән килгән ышанычлы һәм сөекле имандашыбыз Онисим белән бергә яныгызга җибәрәм: алар мондагы хәлләр турында сезгә хәбәр итәрләр.
10
Минем белән бергә зинданга ябылган Аристарх сезгә сәламнәрен юллый һәм Барнабның якын туганы Марк (аның хакында «яныгызга килсә, кабул итегез» дигән боерык алган идегез инде), шулай ук һәммәсе Юсты дип йөрткән Ешуа да сезгә сәламнәрен тапшыра. Аллаһы Патшалыгы хакына минем белән бергә хезмәт итүчеләр арасында алар – Мәсихкә иман китергән бердәнбер яһүдиләр. Алар миңа зур юаныч булдылар.
12
Гайсә Мәсихнең колы, сездән килгән Эпафрас сезгә үзенең сәламнәрен ирештерә. Аллаһы ихтыярынча иманда нык торуыгызны, рухи яктан җитлеккән һәм какшамас булуыгызны теләп, ул һәрвакыт сезнең хакка бик тырышып дога кыла.
13
Сезнең хакка, шулай ук Лаудикея һәм Һиераполис шәһәрендә яшәүче имандашлар хакына аның армый-талмый хезмәт итүенә мин шаһитмын.
14
Без яраткан табиб Лүк белән Димас сезгә сәлам әйтә.
15
Лаудикеядәге имандашларга, Нумфага һәм аның өендә җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә сәламемне җиткерегез.
16
Бу хатны укып чыккач, Лаудикеядәге иман итүчеләр бердәмлегендә дә укысыннар өчен, аны аларга җибәрегез, ә Лаудикея бердәмлегенә язган хатымны сез дә укыгыз.
17
Архипка, Хакимебездән кабул иткән хезмәтне ахырына җиткер, дип әйтегез.
18
Сәламнәремне мин, Паул, үз кулым белән язам. Минем тоткынлыкта булуымны хәтерегездән чыгармагыз. Аллаһының мәрхәмәте юлдашыгыз булсын!
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
All chapters:
1
2
3
4