bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Colossians 2
Colossians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 3 →
1
Сезнең һәм Лаудикеядә яшәүче имандашлар хакына, йөземне дә күреп белмәгән башка бик күпләр хакына нинди көрәш алып баруымны белсәгез иде!
2
Мин моны аларның күңеле күтәрелсен, мәхәббәттә берләшеп алар Аллаһының серен, ягъни Мәсихне тулысынча, бөтен тирәнлеге белән танып белсен өчен эшлим.
3
Мәсихтә зирәклек һәм аң-белемнең бар хәзинәсе яшеренгән.
4
Кемнәрнеңдер юмакай сүзләренә алданып юлдан язмагыз дип сөйлим сезгә моны.
5
Үзем сезнең арада булмасам да, күңелем белән мин яныгыздамын, һәм сездәге бердәмлекне, Мәсихкә булган иманыгызның ныклыгын күреп куанам.
6
Шуңа күрә, әгәр сез Гайсә Мәсихне Хакимегез буларак кабул иткәнсез икән, Аңарда яшәп,
7
тамыр җәеп, төпләнеп үзегезгә өйрәтелгән иманда ныгыгыз һәм чын йөрәктән рәхмәтле булыгыз!
8
Мәсих тәгълиматына түгел, кешеләрнең гореф-гадәтләренә нигезләнгән, дөнья белән идарә итүче көчләрнең буш һәм ялган фәлсәфәсе белән сезне тозакка төшермәсеннәр.
9
Чөнки Аллаһының асылы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши.
10
Мәсих аша сезгә тулы тормыш бирелгән, ә Ул барлык башлыклардан һәм хакимлекләрдән өстен.
11
Мәсихкә иман китергәндә сез кеше кулы белән башкарылмаган, Мәсих башкарган сөннәт алдыгыз – гөнаһлы табигатегез хакимлегеннән азат ителдегез.
12
Суга чуму йоласын үтәгәндә сез Мәсих белән бергә күмелдегез һәм Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышануыгыз аркасында Аның белән бергә терелдегез.
13
Мәҗүси булганда гөнаһларыгыз аркасында сез үле идегез, ә Аллаһы, барлык гөнаһларыгызны кичереп, Мәсих белән бергә сезне дә үледән терелтте.
14
Безне гаепләүче Канун таләпләренең кулъязмасын Ул гамәлдән чыгарды, аны хачка кадаклап бөтенләй юк итте.
15
Җитәкчеләрне һәм хакимлек итүчеләрне Аллаһы, көчтән яздырып, барысы алдында мәсхәрәгә калдырды һәм Мәсих аша алар өстеннән тантана итте.
16
Шулай итеп, нәрсә ашавыгыз һәм нәрсә эчүегез өчен яисә нинди дә булса бәйрәмне, яңа ай тууын, шимбә көнен билгеләп үтмәгән өчен сезне һичкем гаепләмәсен.
17
Болар – киләчәктә буласы нәрсәләрнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә.
18
Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучыларның берсе дә сезгә гаеп ташламасын. Гөнаһлы табигатьләре кушканча фикер йөртүче бу кешеләр, үзләренә иңмәгән күренешне «иңде» дип сөйләп, масаеп йөриләр.
19
Алар күптән инде Баш белән элемтәне өзгәннәр, ә бит буыннар һәм сеңерләр ярдәмендә үзара беркетелеп бербөтенне тәшкил итә торган һәм Аллаһының нияте буенча үсә-ныгый торган тән белән әнә шул Баш идарә итә.
20
Сез, Мәсих белән бергә үлеп, дөньяның идарә итүче көчләреннән котылгансыз икән, ник әле һаман да шушы дөнья кешеләре сыман
21
«моңа кагылма», «моны ашама», «моңа орынма» дигән кагыйдәләргә буйсынып яшисез?
22
Кулланганнан соң юкка чыга торган әйберләргә кагылышлы әлеге кагыйдәләр һәм тәгълиматлар кешеләр тарафыннан гына уйлап чыгарылган.
23
Үзеңне диндарларча тоту, тән-бәдәнеңне азаплау-интектерү кебек кагыйдәләр бик акыллы булып тоелса да, дөреслектә, алар тән нәфесен һәм явыз уйларны авызлыкларга һич тә ярдәм итми.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
Recommended Reading
Commentary
Colossians Commentaries
→
Devotional
Colossians Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→