bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Colossians 3
Colossians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 4 →
1
Әгәр сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз – Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра.
2
Уй-фикерләрегезне җирдәге нәрсәләргә түгел, күктәгеләренә юнәлтегез.
3
Бу фани дөнья өчен сез үлдегез, сезнең яңа тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән.
4
Сезнең тормышыгыз – Мәсих, Ул килгәндә сез дә Аның белән бергә данга күмелеп килерсез.
5
Шулай итеп, үзегезнең гөнаһлы табигатегезне – җенси азгынлыкны, бозыклыкны, нәфесне, яман теләкләрне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез.
6
Аллаһыга буйсынмас кешеләргә менә шулар өчен Аның ачуы төшә дә инде.
7
Кайчандыр сезнең дә яшәү рәвешегез шундый иде,
8
әмма хәзер инде ачу тоту, ярсып китү, усаллану, яман телләнү, әдәпсез сүзләр куллану кебек начар сыйфатлардан котылыр вакытыгыз җитте.
9
Бер-берегезгә ялган сөйләмәгез, чөнки сез, иске киемне салып ташлагандай, әүвәлге яшәү рәвешеннән аерылдыгыз
10
һәм «яңа» кешенең табигатен алдыгыз. Бар кылучы Аллагыз, сезгә Үзен тагын да ныграк таныту өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшаш итеп үзгәртеп тора.
11
Шуңа күрә яһүдиме сез, грекмы, сөннәтлеме, сөннәтсезме, вәхшиме, скифмы, колмы, иреклеме – бу инде мөһим түгел, бары тик Мәсих кенә мөһим, Ул – һәммә нәрсә, Ул – һәммә нәрсәдә!
12
Шуңа күрә сез, Аллаһы тарафыннан сайланган изгеләр һәм Аның сөеклеләре буларак, шәфкатьле, игелекле, тыйнак, басынкы, түземле булыгыз.
13
Бер-берегезгә карата сабырлык күрсәтегез һәм, үпкәгез булса, бер-берегезне кичерегез. Мәсих сезне кичергәндәй, сез дә бер-берегезне кичерегез.
14
Бу сыйфатларның барысына мәхәббәтне өстәгез: ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә.
15
Йөрәкләрегездә Мәсихнең иминлеге патшалык итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлектә яшәү өчен чакырылдыгыз. Рәхмәтле булыгыз,
16
Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәртөрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактау шигырьләре яудырыгыз һәм рухи җырлар җырлагыз.
17
Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез.
18
Хатыннар, Хакимебезгә ышанучыларда кабул ителгәнчә, ирләрегезгә буйсыныгыз.
19
Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз.
20
Балалар, һәрнәрсәдә ата-анагызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу гамәл Хакимебез күңеленә хуш киләдер.
21
Аталар, балаларыгыз белән кырыс мөгамәләдә булып, аларның күңелләрен төшермәгез.
22
Коллар, дөньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, күз буяр өчен генә аларга ярарга тырышмагыз, ә бәлки, Аллаһыдан куркучылар буларак, ихластан хезмәт итегез.
23
Хакимнән бүләккә мирас аласыгызны белгәнгә, нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгән кебек, күңел биреп башкарыгыз, чөнки сез Хакимебез Мәсихкә хезмәт итәсез.
25
Явызлык кылучы исә тиешле җәзасын алачак: Аллаһы алдында бар кеше дә тигез.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4