bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Philippians 1
Philippians 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 2 →
1
Гайсә Мәсих хезмәтчеләре Паул белән Тимутәйдән Филиппуй шәһәрендә яшәүче, Гайсә Мәсихнеке булган барлык изгеләргә, шул исәптән иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчеләренә, аларның ярдәмчеләренә сәлам!
2
Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
3
Сезне искә төшергән саен, мин Аллама рәхмәтләр укыйм.
4
Иң беренче көннән башлап бүгенгә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, сезнең барыгыз өчен мин шатланып дога кылам.
6
Иманым камилдер: тормышыгызда игелекле эш башлап җибәргән Аллаһы аны Гайсә Мәсих килер көнгә тәмамлап чыгар.
7
Сезнең бөтенегез турында мин башкача уйлый да алмыйм, чөнки сез минем йөрәгемдә. Зинданда утырган чагымда да, Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дөреслеген раслаган чагымда да сез барыгыз минем белән бергә Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез.
8
Сезнең һәммәгезне дә Гайсә Мәсихтәй яратып сагынуыма Аллаһы шаһит.
9
Мәхәббәтегез артканнан-арта барып, сез белемгә, һәртөрле зирәклеккә баесын дип дога кылам.
10
Үзегез өчен мөһим нәрсәне сайлый белүегезне, Мәсих килер көнгә саф һәм кимчелексез булуыгызны,
11
Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләрен мул итеп китерүегезне теләп дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр.
12
Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәрне таратуда зур файда китергәнен белүегезне телим.
13
Кайсар сараендагы барлык сакчыларга да, башка кешеләргә дә зинданда Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды.
14
Зинданда утыруымны белгән байтак имандашларның Хаким Гайсәгә булган ышанычы ныгыды, алар Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйли башлады.
15
Хәер, аларның кайберләре бер-берсен уздырырга тырышып, бер-берсеннән көнләшеп Мәсих турында игълан итә, икенчеләре исә яхшылык кылу ниятеннән вәгазьли –
16
болары инде, Яхшы хәбәрне яклар өчен бирегә Аллаһы тарафыннан җибәрелүемне белеп, мәхәббәт нигезендә эш итә.
17
Ә тегеләре Мәсих турында чын күңелдән түгел, бары үзләренә файда эзләп һәм зиндандагы хәлемне авырайту йөзеннән вәгазьли.
18
Әмма бу мөһим түгел: Мәсих турында ничек кенә вәгазьләсәләр дә – чын күңелдәнме, юкмы – мин моңа куанам гына. Моннан соң да куанудан туктамам,
19
чөнки беләм: догаларыгыз һәм Гайсә Мәсих Рухының ярдәме миңа котылырга булышлык итәр.
20
Мин һичкайчан оятка калмам, киләчәктә дә һәрвакыттагыча батыр булырмын, яшәсәм дә, үлсәм дә Мәсихне данлармын дип уйлыйм һәм шуңа өметләнәм.
21
Минем өчен Мәсих – тормыш ул, үлем исә – табыш.
22
Тормышым дәвам итә икән, мин тагын да тырышыбрак хезмәт күрсәтермен. Минем өчен кайсы яхшырак булыр – яшәүме, үлемме – үзем дә белмим.
23
Мин юл чатында торам: бу дөньяны калдырып Мәсих белән бергә булырга дигән көчле теләгем бар, һәм шулай яхшырак та булыр иде,
24
әмма сезнең өчен минем исән булуым әһәмиятлерәк.
25
Шуны белгәнгә күрә имандагы уңышыгыз һәм куанычыгыз хакына мин, тормышымны дәвам итеп, сезнең белән бергә булырыма шикләнмим.
26
Шулай итеп, мин яныгызга кабат килгәндә, Гайсә Мәсихнең минем аша башкарган эшләре белән тагын да ныграк горурлана алырсыз.
27
Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә дан өстәрлек итеп яшәгез. Барып сезне күрсәм яки бара алмыйча сезнең турыда хәбәр ишетсәм, сезнең бердәм булуыгызны, Яхшы хәбәргә нигезләнгән иман хакына иңне иңгә терәп нык торуыгызны, дошманнардан курыкмавыгызны белергә теләр идем.
28
Курыкмавыгыз – алар өчен һәлакәт, ә сезнең өчен котылу билгесе; һәм бу – Аллаһы эше.
29
Сезгә Мәсихкә иман итү генә түгел, Аның өчен газап чигү дә бирелде.
30
Ничек көрәшкәнемне сез үзегез күрдегез, шул турыда һаман ишетеп торасыз. Хәзер сез дә шундый ук көрәш алып барасыз.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
Recommended Reading
Commentary
Philippians Commentaries
→
Devotional
Philippians Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→