bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Philippians 3
Philippians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 4 →
1
Шулай итеп, имандашларым, Хакимебез Гайсәдә булуыгызга куаныгыз! Бер үк нәрсә турында сезгә кат-кат язу миңа мәшәкать тудырмый, ә сезне бу күп бәлаләрдән саклар.
2
Этләрдән – яманлык кылучы кешеләрдән сакланыгыз! Әгъза бозучылардан сакланыгыз!
3
Чын сөннәтлеләр – без ул, тәндәге тамгага таянучылар түгел, чөнки Аллаһыга Рух кушканча гыйбадәт кылабыз һәм Гайсә Мәсихнеке булуыбыз белән горурланабыз.
4
Хәер, мин ул тамгага да таяна алыр идем. Әгәр кемдер тәнендәге тамгага таянырга уйласа, моның өчен минем сәбәбем күбрәк:
5
мин, туып, сигезенче көнне сөннәткә утыртылганмын; Исраил халкыннан, Беньямин ыругыннан, гыйбри ата-анадан туган гыйбри булып, яһүдиләр Канунына буйсынган фарисей идем мин.
6
Бар гайрәтемне җигеп Мәсих бердәмлеген эзәрлекләдем, ә инде Канун таләпләрен үтәү буенча миңа тел-теш тидерерлек түгел иде.
7
Элек үзем өчен табыш дип санаган нәрсәләрнең хәзер мин Мәсих ярдәмендә файдасыз булуын аңладым.
8
Алай гына да түгел, Хакимем Гайсә Мәсихне танып белүне бердәнбер кыйммәтле табыш дип, мин бар нәрсәдән баш тарттым, калган бар нәрсәне чүп-чар дип исәпли башладым. Минем хаклыгым Канунны үтәүгә түгел, ә бәлки Мәсихкә булган иманыма, Аллаһыдан килгән хаклыгыма нигезләнә.
10
Мин Мәсихнең Үзен һәм Аны үледән терелткән кодрәтне белергә, Ул кичергән газапларны кичерергә, үлемдә Аңа охшарга телим.
11
Шул чакта мин үледән терелүгә ирешә алырмын дип өметләнәм.
12
Мин инде боларның барысына ирештем яки инде камил кеше булдым, дип әйтә алмыйм, әмма Гайсә Мәсих мине ни өчен сайлаган булса, шуңа омтылырга тырышам.
13
Имандашлар, мин инде теләгәнемә ирештем дип санамыйм, Аллаһы чакыруына җавап итеп, Гайсә Мәсих аша бирелгән бүләккә ия булыр өчен үткәннәрне онытып алга карап яшим.
15
Димәк, рухи камиллеккә ирешкән барыбыз да шул рәвешле фикер йөртергә тиеш. Әгәр сез нәрсәдер турында башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы сезгә моны да ачып бирер.
16
Тормышыбызда нәрсәгә ирешкән булсак, шул рәвешчә фикер йөртергә тиешбез.
17
Имандашлар, барыгыз да миннән үрнәк алыгыз һәм без күрсәткән үрнәк буенча яшәүчеләргә күз салыгыз.
18
Мин сезгә сөйләгән идем инде, хәзер исә күз яшьләрем белән кабатлыйм: бик күпләр Мәсих хачына дошман булып яшиләр.
19
Аларның ахыры – һәлакәт, илаһы – карын, алар оят нәрсәләр белән горурлана, дөньялыкны гына кайгыртып яши.
20
Безнең ватаныбыз исә күкләрдә, Коткаручыбызның – Хакимебез Гайсә Мәсихнең килүен дә без шуннан көтәбез.
21
Ул безнең зәгыйфь тәнебезне үзгәртер һәм бар нәрсәне Үзенә буйсындыра алырлык кодрәте белән Үзенең шөһрәтле тәненә охшаш итәр.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4