bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Philippians 4
Philippians 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
1
Кадерлеләрем, мин сезне бик яратам, сезне бик күрәсем килә. Сез – минем шатлыгым һәм таҗым! Хаким Гайсәгә булган иманыгызда нык торыгыз!
2
Әүдиядән дә, Сүнтүхиядән дә ялварып сорыйм: Хакимебез хакына тату яшәгез!
3
Ә синнән, тугры көрәштәшем, шуны үтенеп сорыйм: бу хатыннарга дуслашырга ярдәм ит, чөнки алар икесе дә минем белән, Климис һәм исемнәре Тормыш китабына язылган башка хезмәттәшләрем белән иңне иңгә терәп Яхшы хәбәрне тарату хакына көрәштеләр.
4
Хаким Гайсәдә булуыгызга куаныгыз! Кабатлап әйтәм: куаныгыз!
5
Сезнең йомшак күңелле икәнегез һәркемгә мәгълүм булсын. Хакимебез инде бик якын!
6
Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма дога кылганда да, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә дә Аллаһы алдында теләкләрегезне һәрвакыт шөкер итеп белдерегез.
7
Шул очракта Аллаһының кеше акылы ирешмәслек иминлеге йөрәкләрегезне һәм уй-фикерләрегезне Гайсә Мәсихтә саклар.
8
Ниһаять, имандашларым, үзегезнең уй-фикерләрегезне һәрвакыт хакыйкатькә, хөрмәткә, гаделлеккә, сафлыкка, хуш күренгән нәрсәләргә, соклануга, әдәпкә һәм мактауга лаек эшләргә юнәлтегез.
9
Миннән өйрәнгән, кабул иткән, ишетеп-күреп калган нәрсәләрнең барын да тырышып башкарыгыз, шул чакта иминлек Алласы сезнең юлдашыгыз булыр.
10
Йөрәкләрегездә минем хакта кабат кайгыртучанлык уянуын күреп мин бик куандым, һәм моның өчен Хакимебезгә рәхмәтлемен. Хәер, сез элек тә миңа карата кайгыртучан идегез, әмма моны гамәлдә күрсәтергә мөмкинлегегез булмады.
11
Бу турыда мин нәрсәгәдер мохтаҗлык кичергәнгә әйтмим, чөнки булганы белән канәгатьләнергә өйрәндем.
12
Мин фәкыйрьлекнең дә, муллыкның да нәрсә икәнен беләм. Минем баштан күп нәрсәләр кичте, һәм мин бар нәрсәгә әзермен: туклыкка һәм ачлыкка да, муллыкка һәм мохтаҗлыкка да.
13
Миңа көч бирүче Зат аша мин барысын да булдыра алам.
14
Шулай да михнәтләремне уртаклашып сез яхшы эшләдегез.
15
Сез, филиппуйлылар, хәтерлисез булыр: Яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган чорда, Македуниядән киткәч, сезне исәпкә алмаганда, иман итүчеләр бердәмлегенең берсе дә миңа матди ярдәм күрсәтмәде.
16
Сез исә ихтыяҗымны канәгатьләндерү өчен хәтта Тессалуникәдә чагымда да берничә мәртәбә ярдәм җибәрдегез.
17
Бүләк өмет итеп әйтүем түгел, мин бары тик табышыгызның артканнан-арта баруын гына телим.
18
Мин бөтенесен, хәтта артыгы белән алдым. Эпафрудит аша сез җибәргәннәрнең барын да алдым һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелмен. Болар – хуш исле, Аллаһы күңеленә ятышлы, Аңа яраклы корбан.
19
Аллам сезнең бар ихтыяҗларыгызны Үзенең данлы байлыгыннан Гайсә Мәсих аша канәгатьләндерәчәк.
20
Атабыз Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә дан булсын! Амин.
21
Гайсә Мәсихтә булган һәр изгене сәламләгез.
22
Сезне барлык изгеләр, бигрәк тә кайсар сараенда хезмәт итүчеләр сәламли.
23
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте һәрчак юлдашыгыз булсын!
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
All chapters:
1
2
3
4