bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
Philippians 2
Philippians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 3 →
1
Әгәр Мәсихтә булуыгыз күңелегезне күтәрә, Аның мәхәббәте сезгә юаныч бирә, әгәр Рух ярдәмендә аралашасыз һәм күңелегездә мәрхәмәт, шәфкать яши икән,
2
шатлыгымны тулыландырып, бер-берегезне ихлас яратыгыз, фикерегез, максатыгыз һәм ниятегез бер булсын.
3
Үз файдагызны кайгыртып, дан-шөһрәт артыннан кумагыз, киресенчә, күндәм булып, башкаларны үзегездән өстенрәк күрегез.
4
Һәрберегез үзен генә түгел, башкаларны да кайгыртсын.
5
Фикер йөртүегез Гайсә Мәсихнекедәй булсын.
6
Табигате белән илаһи булса да, Аллаһыга тиң булуын Ул күрсәтергә омтылмады,
7
бар нәрсәдән Үз теләге белән баш тартты – кеше табигате алып, кол кебек булды. Кеше кыяфәтендә яшәп,
8
Үзен түбән куйды һәм хачтагы үлеменә кадәр Аллаһыга күндәм булды.
9
Шуңа күрә күктә, җирдә һәм җир астында булганнарның һәммәсе Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Атабыз Аллаһының даны өчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хаким буларак танысын дип, Аллаһы Аны барысыннан югарырак күтәрде, Аңа бөтен исемнәрдән бөегрәк исем бирде.
12
Газиз дусларым, мин яныгызда чакта сез тыңлаучан идегез, ә хәзер, яныгызда булмаганда, сез бигрәк тә шундый булырга тиеш. Котылуыгыз хакына куркып һәм тетрәнеп хезмәтегезне ахыргача дәвам итегез,
13
чөнки Аллаһы Үз ихтыяры белән теләгегезне уята һәм сезне гамәл кылырга да этәрә.
14
Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә башкарыгыз.
15
Әнә шулвакыт азгын һәм бозык кешеләр арасында сез гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә Тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлар кебек җемелдәп торыгыз. Шул очракта, Мәсих килгән көнне мин, тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип, горурлана алырмын.
17
Аллаһыга корбан буларак тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә өстәп үз җанымны фида кылсам да, мин куанырмын һәм сезнең барыгыз белән шатлыгымны уртаклашырмын.
18
Минем белән бергә сезнең дә куануыгызны һәм шатлануыгызны теләр идем!
19
Сездән хәбәр алсам, күңелем күтәрелер иде. Хаким Гайсә ярдәме белән тиздән сезнең янга Тимутәйне җибәрермен дип ышанам.
20
Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы бүтән беркемем юк.
21
Башкалар Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, үзләрен кайгырталар.
22
Тимутәйнең ышанычлы булуы сезгә билгеле, чөнки ул, үзенең атасы белән хезмәт башкаручы угылдай, Яхшы хәбәр таратуда минем белән бергә бик тырышып эшләде.
23
Шуңа күрә, минем белән ни-нәрсә буласы ачыклангач та, аны сезнең янга җибәрермен дип өметләнәм.
24
Хакимебез кушып, үзем дә тиздән сезгә килермен дип ышанам.
25
Ярдәмгә мохтаҗ чагымда сез минем янга җибәргән имандашым, хезмәттәшем, көрәштәшем Эпафрудитны кире кайтарырга кирәк дип саныйм,
26
чөнки ул барыгызны да бик сагына һәм, авыруы турындагы хәбәрне ишетүегезне белеп, бик борчыла.
27
Дөрестән дә, ул үлем хәлендә иде, әмма Аллаһы, кайгым өстенә кайгы булмасын өчен, аңа гына түгел, миңа да мәрхәмәт күрсәтте.
28
Шулай булгач, аны яңадан күреп куанырсыз, минем дә бер борчуым кимер дип, аны тизрәк кайтарып җибәрү ягын карыйм.
29
Хаким Гайсәгә инанган имандашыгыз буларак, аны зур куаныч белән кабул итегез – аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез!
30
Сез ярдәм итә алмаганга, ул, гомерен куркыныч астына куеп, миңа булышты һәм Мәсих эше өчен аздан гына үлми калды.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4