bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 John 1
1 John 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
1
Без сезгә баштан ук булган тормыш Сүзе хакында сөйлибез. Без Аны үзебез ишеттек, үз күзләребез белән күрдек-күзәттек, Аңа кулларыбыз белән орындык.
2
Безгә Тормыш ачылды: без аны күрдек һәм аның турында шаһитлык бирәбез. Атабыз белән булган, безгә ачылган мәңгелек Тормышны сезгә игълан итәбез.
3
Безнең белән аралашуыгызны теләп, үзебез күргән һәм ишеткән нәрсәне сезгә дә белдерәбез. Ә без исә Ата һәм Аның Углы Гайсә Мәсих белән аралашып яшибез.
4
Куанычыбыз тулы булсын дип, бу турыда сезгә язабыз.
5
Гайсә Мәсихтән ишеткән һәм сезгә игълан итә торган хәбәребез шуннан гыйбарәт: Аллаһы – яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк.
6
Әгәр без: «Аллаһы белән аралашып яшибез», – дип әйтәбез, әмма караңгылыкта йөрибез икән, димәк, без ялганлыйбыз һәм хакыйкать буенча яшәмибез.
7
Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йөрсәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Углы Гайсәнең каны безне һәртөрле гөнаһтан пакьләндерә.
8
Әгәр «гөнаһыбыз юк» дип әйтәбез икән, димәк, үзебезне алдыйбыз, һәм бездә хакыйкать юк.
9
Әмма гөнаһларыбызны таныйбыз икән, Аллаһы безне кичерер, һәртөрле хаксызлыктан арындырыр, чөнки Ул тугры һәм гадел.
10
«Без гөнаһ кылмадык», – дисәк, Аллаһыны ялганчы итеп күрсәтәбез; димәк, бездә Аның Сүзе юк.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
Recommended Reading
Commentary
1 John Commentaries
→
Devotional
1 John Devotional Guide
→
Get This Bible
Tatar (Инҗил) Study Bible
→