bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 John 5
1 John 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
1
Гайсәнең Мәсих булуына инанган һәр адәм – Аллаһыдан туган, ә Атаны яраткан һәркем Аның Баласын да ярата.
2
Әгәр без Аллаһыны яратабыз һәм Аның әмерләрен үтибез икән, димәк, Аның балаларын да яратабыз, дип әйтә алабыз.
3
Аллаһының әмерләрен үтәп, без Аны яратуыбызны күрсәтәбез; Аның әмерләре авыр түгел,
4
чөнки Аллаһыдан туган һәркем дөньяны җиңә. Дөньяны җиңгән көч – безнең иманыбыз ул.
5
Дөньяны кем җиңә соң? Гайсәнең Аллаһы Углы булуына ышанган кеше түгелме?!
6
Гайсә Мәсих су һәм кан аша килде. Су аша гына түгел, бәлки су һәм кан аша килде. Бу хакта Рух шаһитлык кыла, ә Рух – хакыйкатьтер.
7
Шулай итеп, өч шаһит бар:
8
Рух, су һәм кан. Өчесе дә бер үк нәрсә турында шаһитлык бирә.
9
Әгәр без кешеләр шаһитлыгын кабул итәбез икән, Аллаһының шаһитлыгы өстенрәк, чөнки бу – Аллаһы шаһитлыгы, Үз Углы хакында биргән шаһитлык.
10
Аллаһы Углына инанучының күңелендә шушы шаһитлык бар. Аллаһыга инанмаган кеше Аны ялганчы итеп күрсәтә, чөнки Аллаһының Үз Углы хакында биргән шаһитлыгына ышанмый.
11
Ул шаһитлык исә шуннан гыйбарәт: Аллаһы безгә мәңгелек тормыш бирде, һәм без ул тормышны Аның Углы аша алабыз.
12
Аллаһы Углы барның тормышы бар, ә Аның Углы булмаган кешенең тормышы юк.
13
Мин моны сезгә, Аллаһы Углына ышанучыларга, үзегезнең мәңгелек тормышыгыз барлыгын белегез, дип яздым.
14
Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә без шуңа ышанабыз: Аның күңеленә хуш килгән нәрсәне сораганда, Ул безне ишетә.
15
Нәрсә генә сорасак та, Аның ишеткәнен беләбез икән, сораганыбызга ия булуыбызны да беләбез.
16
Әгәр сезнең берегез үз имандашының үлемгә китерми торган гөнаһ кылуын күрә икән, аның өчен дога кылсын, һәм Аллаһы ул имандашка тормыш бирер; үлемгә китерми торган гөнаһ кылучылар турында әйтәм моны. Ләкин үлемгә китерә торган гөнаһ та бар: андый гөнаһ өчен дога кылыгыз, дип әйтмим.
17
Һәр яманлык – гөнаһ, әмма бөтен гөнаһ та үлемгә китерми.
18
Аллаһыдан туган кешеләрнең гөнаһ кылмавын без беләбез, аларны Аллаһыдан туган Угыл саклый, һәм иблис аларга кагыла алмый.
19
Без Аллаһыдан булуыбызны, бөтен дөньяның исә иблис хакимлегендә икәнен беләбез.
20
Без Аллаһы Углының килгәнен һәм Хак Аллаһыны таныр өчен безгә аң биргәнен дә беләбез. Хәзер без Хак Аллаһы белән бердәм, чөнки Аның Углы булган Гайсә Мәсих белән бердәм; Ул – Хак Аллаһы һәм мәңгелек тормыш.
21
Балаларым, үзегезне ялган илаһлардан саклагыз.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
All chapters:
1
2
3
4
5