bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 John 3
1 John 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 4 →
1
Карагыз, күктәге Атабыз безгә ничек нык яратуын күрсәтте: Ул безгә «Аллаһы балалары» дип аталырга мөмкинлек бирде, һәм без, чыннан да, Аның балалары. Ә дөнья, Аллаһыны танымаганга күрә, безне дә белми.
2
Газиз дусларым, хәзер без – Аллаһы балалары, ләкин киләчәктә нинди булачагыбыз әлегә билгеле түгел. Бары тик шуны беләбез: Мәсих кабат килгәндә, без Аңа охшарбыз, чөнки без Аны чынлыкта нинди булса, шулай итеп күрербез.
3
Шушы өметен Аңа баглаган һәркем, Аның кебек пакь булыр өчен, үзен пакьләндерә.
4
Гөнаһ кылучы һәркем Канунны боза, чөнки гөнаһ – канунсызлык дигән сүз ул.
5
Мәсихнең кеше гөнаһларын Үз өстенә алыр өчен килгәнен сез беләсез. Ә Аның Үзендә гөнаһ юк.
6
Аның белән бердәм булган адәм дә гөнаһ кылмый. Гөнаһ кылучыларның исә берсе дә Мәсихне күрмәгән һәм Аны танып белмәгән.
7
Балаларым, сезне һичкем алдамасын. Хак эш кылучы кеше Мәсих кебек үк хак була.
8
Гөнаһ кылучы исә – иблистәндер, чөнки иблис беренче булып гөнаһ кыла башлады. Ә Аллаһы Углы нәкъ менә иблиснең эшләрен җимерергә дип килде.
9
Аллаһыдан туган зат гөнаһ кылмый, чөнки аңарда Аллаһы орлыгы бар. Аллаһыдан туганга күрә, ул гөнаһ кыла алмый.
10
Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык белән эш итмәгән, үзенең имандашын яратмаган һәркем Аллаһыдан түгел.
11
Сез электән ишеткән хәбәр бу: без бер-беребезне яратырга тиеш.
12
Иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабилгә охшамыйк. Ул ни өчен энесен үтергән? Чөнки Кабилнең эшләре явыз, ә энесенеке хак булган.
13
Имандашларым, әгәр дөнья сезгә нәфрәтләнә икән – гаҗәпләнмәгез.
14
Без үлемнән тормышка күчкәнебезне беләбез, чөнки имандашларыбызны яратабыз. Ә менә яратмаучылар үле килеш кала.
15
Үзенең имандашына нәфрәтләнгән һәркем – кеше үтерүчедер. Ә кеше үтерүченең берсе дә мәңгелек тормышка ия булмаганны сез беләсез.
16
Без мәхәббәтне шулай танып белдек: Мәсих безнең өчен Үзенең җанын бирде. Без дә имандашларыбыз өчен җаныбызны бирергә әзер булырга тиеш.
17
Барлыкта яшәгән һәм имандашының мохтаҗлыгын күреп тә, аңа шәфкать кылмаган кеше күңелендә Аллаһы мәхәббәтенә урын булырмы?!
18
Балаларым, сүз яки тел белән түгел, эшләребез һәм чын мәхәббәт белән яратыйк.
19
Шунда без хакыйкать юлында булуыбызны белербез һәм, йөрәгебез безне кайчан да булса гаепләсә, аны Аллаһы каршында тынычландыра алырбыз. Аллаһы безнең йөрәгебездән бөек һәм бар нәрсәне белүче.
21
Газиз дусларым! Әгәр йөрәгебез безне гаепләми икән, курыкмыйча Аллаһыга мөрәҗәгать итә алабыз,
22
һәм Аңардан нәрсә генә сорасак та – алырбыз, чөнки без Аның әмерләрен үтибез, Аның күңеленә хуш килгән эшләр кылабыз.
23
Аның әмере исә шуннан гыйбарәт: без Аның Углы Гайсә Мәсихкә инанырга һәм Ул биргән әмер буенча бер-беребезне яратырга тиеш.
24
Аллаһы әмерләрен үтәүче кеше Аллаһыда яши, һәм Аллаһы да аңарда яши. Аллаһы безгә Рух биргәнлектән, Аның бездә яшәвен беләбез.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5