bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 John 4
1 John 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
1
Газиз дусларым! Һәрбер рухка ышанмагыз, аларның чынлап та Аллаһыданмы, юкмы икәнлеген сынагыз, чөнки дөньяда бик күп ялган пәйгамбәрләр барлыкка килде.
2
Аллаһы Рухын сез шуннан танып белерсез: кеше булып килгән Гайсә Мәсихне таныган рух – Аллаһыдандыр.
3
Ә Гайсәне танымаган рух Аллаһыдан түгел, ул – Мәсих дошманының рухы, аның киләсен сез ишеткән идегез; инде менә ул дөньяда.
4
Сез исә, балаларым, – Аллаһыдан, һәм сез ялган пәйгамбәрләрне җиңдегез, чөнки сездәге Аллаһы Рухы дөньяда булган рухтан бөегрәк.
5
Алар – бу дөньяныкы, шуңа күрә дөньяви тормыш белән яшәүчеләр кебек сөйләшәләр, һәм дөнья аларны тыңлый.
6
Без исә – Аллаһыдан; Аллаһыны танып белүче безне тыңлый; Аллаһыдан булмаганнар безне тыңламый. Хакыйкать Рухын ялган рухтан без шулай аерабыз.
7
Газиз дусларым! Бер-беребезне яратыйк, чөнки мәхәббәт Аллаһыдан килә. Яратучы һәр адәм Аллаһыдан туган һәм Аллаһыны белә.
8
Яратмаучы адәм исә Аллаһыны белми, чөнки Аллаһы – мәхәббәт ул.
9
Аллаһы безгә булган мәхәббәтен менә ничек күрсәтте: Үзенең Углы аша безгә тормыш бирер өчен, бердәнбер Углын дөньяга җибәрде.
10
Мәхәббәт – без Аллаһыны яратуда түгел, ә бәлки Аллаһының безне яратуында һәм, гөнаһларыбыз кичерелсен өчен, корбан итеп Үзенең Углын җибәрүендә.
11
Газиз дусларым, Аллаһы безне шулай нык ярата икән, без дә бер-беребезне яратырга тиеш.
12
Аллаһыны беркем беркайчан күрмәгән. Әгәр бер-беребезне яратабыз икән, Аллаһы безнең күңелләрдә яши, һәм Аның мәхәббәте бездә камилләшкән була.
13
Аллаһы безгә Үз Рухын биргәнгә, безнең – Аңарда, һәм Аның бездә яшәвен беләбез.
14
Атасы Үзенең Углын дөньяны Коткаручы итеп җибәрде. Без моны күрдек һәм шул хакта шаһитлык бирәбез.
15
Гайсәнең Аллаһы Углы булуын кабул иткән адәм – Аллаһыда, һәм Аллаһы да аңарда яши.
16
Без, шулай итеп, Аллаһының безгә булган мәхәббәтен тойдык һәм Аның шушы мәхәббәтенә инандык. Аллаһы – мәхәббәт ул. Мәхәббәттә яшәүче – Аллаһыда, һәм Аллаһы аңарда яши.
17
Бездәге мәхәббәт, камилләшеп, шундый дәрәҗәгә җитә ки, хөкем көнен без курыкмыйча каршыларбыз, чөнки Гайсә нинди булса, без дә бу дөньяда шундыйдыр.
18
Мәхәббәттә курку юк, чын мәхәббәт куркуны куа. Курку җәза белән бәйле, һәм куркак кеше чынлап ярата алмый.
19
Без яратабыз, чөнки беренче булып безне Аллаһы яратты.
20
«Аллаһыны яратам» дигән, ләкин имандашын күрәлмаган кеше ялганчыдыр; күз алдындагы имандашын яратмаган кеше күзгә күренмәс Аллаһыны ничек ярата алсын?!
21
Безгә Аллаһы биргән әмер мондыйдыр: «Аллаһыны яраткан кеше үзенең имандашын да яратырга тиеш».
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5