bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 John 2
1 John 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
1
Балаларым! Мин боларны сез гөнаһ кылмасын өчен язам. Ә инде берәрегез гөнаһ кыла икән, Атабыз алдында безнең Яклаучыбыз, һәрвакыт гадел эш итүче Гайсә Мәсих бар.
2
Ул безнең гөнаһларыбыз өчен, безнең генә түгел, бәлки бар дөньяның гөнаһлары өчен корбан булды.
3
Әгәр без Аллаһының әмерләрен үтибез икән, Аны беләбез дип ышанып әйтә алабыз.
4
Кем дә булса: «Мин Аллаһыны беләм», – дип әйтә торып Аның әмерләрен үтәми икән, ул – ялганчы һәм аңарда хакыйкать юк.
5
Ә Аның сүзләрен үтәүчедә Аллаһы мәхәббәте чыннан да камиллеккә ирешкән була. Бу исә Аның белән бердәм булуыбызны күрсәтеп тора.
6
Кем дә булса «мин – Аның белән бердәм» ди икән, ул Гайсә сыман яшәргә тиеш.
7
Газиз дусларым! Мин сезгә ниндидер яңа әмер түгел, сездә баштан ук булган иске әмерне язам: иске әмер исә – сез ишеткән хәбәр ул.
8
Тик шулай да бу әмер яңа: ул Мәсихтә һәм сездә гамәлгә ашты, чөнки караңгылык кире чигенә, ә чын яктылык инде балкый башлады.
9
Кемдер «мин яктылыкта» дип әйтә торып, үзе имандашына нәфрәтләнә икән, димәк, ул һаман караңгылыкта әле.
10
Имандашын яраткан кеше яктылыкта яши, һәм аңарда башкаларны вәсвәсәгә этәрә торган нәрсә юк.
11
Имандашына нәфрәтләнгән кеше исә караңгылыкта йөри, кая баруын белми, чөнки караңгылык аның күзен сукырайта.
12
Балаларым, сезгә язам, чөнки гөнаһларыгыз Гайсә исеме хакына кичерелде.
13
Аталар, сезгә язам, чөнки баштан ук бар булган Затны сез танып белдегез. Егетләр, сезгә язам, чөнки сез явыз иблисне җиңдегез.
14
Балаларым, сезгә язам, чөнки сез Атабызны танып белдегез. Аталар, сезгә язам, чөнки сез баштан ук бар булган Затны танып белдегез. Егетләр, сезгә язам, чөнки сез көчле, Аллаһы сүзе сезнең күңелегездә яши, һәм сез явыз иблисне җиңдегез.
15
Фани дөньяны һәм андагы нәрсәләрне яратмагыз: дөньяны яратучыда Атабызны ярату юк.
16
Бу дөньядагы һәммә нәрсә – тән нәфесе, күз нәфесе һәм тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр – Атабыздан түгел, бәлки дөньядандыр.
17
Дөнья да, дөньяның нәфесләре дә үтеп китә, Аллаһы ихтыярын үтәүче исә мәңге яши.
18
Балаларым! Соңгы сәгать җитте. Мәсихнең дошманы киләсен сез белә идегез – инде менә Мәсихнең бик күп дошманнары пәйда булды. Соңгы сәгать җиткәнен шуннан беләбез.
19
Алар арабыздан киттеләр, әмма бу алар безнеке булдылар дигәнне аңлатмый. Әгәр чынлап та безнеке булсалар, безнең белән калырлар иде. Аларның арабыздан китүе безнеке булмауларын күрсәтеп тора.
20
Сезне исә Изге Зат майлаган, һәм сезнең барыгыз да хакыйкатьне белә.
21
Мин сезгә, хакыйкатьне белмисез, дип язмадым; сез хакыйкатьне һәм хакыйкать белән ялган арасындагы аерманы беләсез, дип яздым.
22
Алайса, кем ялганчы соң? Гайсәнең Мәсих икәнен инкяр итүче түгелме?! Менә ул – Мәсихнең дошманы: ул Атаны да, Аның Углын да инкяр итә.
23
Аллаһы Углын инкяр итүченең күктәге Атасы да юк. Аллаһы Углын танучының исә күктәге Атасы бар.
24
Баштан ук ни ишеткән булсагыз, әнә шулар күңелегездә саклансын. Әгәр дә баштан ук ишеткәннәрегез күңелегездә яшәсә, Углы һәм Аның Атасы белән бердәм булырсыз.
25
Ул безгә вәгъдә иткән нәрсә – мәңгелек тормыш.
26
Бу сүзләрем – сезне юлдан яздырырга тырышучылар хакында.
27
Сезне исә Аллаһы Үз Рухы белән майлады, һәм бу Рух күңелегездә саклана. Сез һичкемнең өйрәтүенә мохтаҗ түгел, Аның майлавы сезне бар нәрсәгә өйрәтә. Бу майлау хак, ялган түгел. Рух сезне өйрәткәнчә, Мәсих белән бердәм булыгыз.
28
Шулай итеп, балаларым, Мәсих кабат килгәндә Аның алдында оялмыйча, кыюлык белән басып торыр өчен, Мәсих белән бердәм булыгыз.
29
Әгәр Аның гадел булуын беләсез икән, шуны да белегез: гаделлек белән эш иткән һәркем – Аңардан туган баладыр.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5