bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Thessalonians 1
1 Thessalonians 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
1
Паулдан, Силастан һәм Тимутәйдән Атабыз Аллаһы һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнеке булган, Тессалуникә шәһәрендәге иман итүчеләр бердәмлегенә сәлам! Сезгә Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт һәм иминлек ирешсен!
2
Догаларыбызда сезне искә алып, барыгыз өчен дә һәрвакыт Аллаһыга рәхмәтләр укыйбыз;
3
иман белән башкарылган эшләрегезне, мәхәббәт белән сугарылган авыр хезмәтегезне һәм Хакимебез Гайсә Мәсихкә өметтә нык торуыгызны Атабыз Аллаһы алдында һәрвакыт истә тотабыз.
4
Имандашлар, Аллаһының сезне яратуын һәм сезне сайлап алуын без беләбез,
5
чөнки без сөйләгән Яхшы хәбәр сезгә сүз буларак кына түгел, ә бәлки Изге Рухның кодрәте, Яхшы хәбәрнең хакыйкать сүзе икәненә тирән ышанычыбыз буларак та килеп иреште. Арагызда яшәп, сезнең өчен ничек тырышуыбызны үзегез дә беләсез.
6
Байтак газаплар кичерергә туры килсә дә, ул хәбәрне сез Изге Рухтан килгән шатлык белән кабул итеп безне һәм Хакимебезне үрнәк итеп алдыгыз.
7
Шулай итеп, Македуния һәм Ахая өлкәләрендә яшәүче барлык иман итүчеләргә сез үзегез үрнәк булдыгыз.
8
Раббы сүзе сезнең аша Македуния һәм Ахая өлкәләренә килеп иреште, алай гына да түгел, Аллаһыга иман итүегез һәркайда билгеле булды, шуңа күрә безгә нәрсәдер сөйләүнең кирәге калмады.
9
Безне ничек кабул итүегез, табынган потларыгыздан ваз кичеп, чын Аллаһыга ничек хезмәт итә башлавыгыз һәм Ул үледән терелткән Үз Углының – хөкем көнендә Аллаһының ачуыннан безне коткарачак Гайсәнең күкләрдән килүен көтеп торуыгыз турында хәзер инде безгә башка кешеләр сөйли.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5