bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Thessalonians 4
1 Thessalonians 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
1
Аллаһы канәгать булырлык итеп ничек яшәргә кирәклеген сезгә өйрәткән идек, һәм сез шулай яшисез дә. Ә хәзер, имандашлар, Хакимебез Гайсә хакына тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне үтенеп сорыйбыз.
2
Хакимебез Гайсә исеменнән сезгә нинди күрсәтмәләр бирүебезне хәтерлисездер.
3
Аллаһы сезнең изге булуыгызны, азгынлыктан тыелуыгызны тели;
4
һәркем үз тәнен изге һәм саф итеп сакларга өйрәнсен,
5
Аллаһыны белмәгән мәҗүсиләр кебек, азгын теләкләренә буйсынып яшәмәсен;
6
берегез дә имандашына явызлык кылмасын, аны алдамасын, чөнки андый эш кылган кеше Хакимебез тарафыннан җәзага тартылачак. Без сезне бу турыда кисәткән идек инде.
7
Аллаһы безне шакшылыкка түгел, изге тормышка чакырды бит.
8
Димәк ки, әлеге кагыйдәләрне кабул итмәүчеләр кешене түгел, сезгә Үзенең Изге Рухын җибәрүче Аллаһыны кире кага.
9
Имандашларыгызны яратуга килгәндә, бу турыда язып торуның кирәге юктыр, чөнки бер-берегезне яратырга Аллаһы сезне Үзе өйрәтте,
10
һәм сез Македуния өлкәсендә яшәүче барлык имандашларыгызны шулай яратасыз да. Тик шулай да, имандашлар, бер-берегезне тагын да ныграк яратсагыз иде.
11
Без кушканча, тыныч яшәргә, үз эшегез белән шөгыльләнергә һәм үз кулларыгыз белән эшләп табарга тырышыгыз,
12
шул чагында бердәмлектән читтә булган кешеләрнең дә ихтирамын казанырсыз һәм бер нәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәссез.
13
Имандашлар, өмете булмаган кешеләр сыман кайгыга батмагыз дип, үлем йокысына киткәннәр турында шуны белдерәсем килә:
14
әгәр без Гайсәнең үлүенә һәм үледән терелүенә ышанабыз икән, Гайсәгә иман китереп үлүчеләрне дә Аллаһының Гайсә белән бергә алып килүенә ышанабыз.
15
Хәзер сезгә әйтәчәк сүзләребез Хакимебез Гайсәнеке: без, Хакимебез кабат килгәнче яшәячәк кешеләр, үлем йокысына киткәннәрдән алдарак була алмабыз.
16
Баш фәрештәнең тавышы яңгырап Аллаһы быргысының гөрелтесе килеп ирешүгә, күкләрдән боерык биреп Хаким Үзе иңәчәк, һәм Мәсихкә иман китереп үлгәннәр беренче булып тереләчәк.
17
Шуннан соң без дә, ягъни исән калганнар, Хакимебезне һавада каршылар өчен алар белән бергә болытлар эчендә һавага алынырбыз һәм аннары инде мәңгегә Хакимебез хозурында калырбыз.
18
Бер-берегезне шушы сүзләр белән өметләндереп торыгыз.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5