bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Thessalonians 3
1 Thessalonians 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 4 →
1
Шуңа күрә бүтән көтеп тора алмадык, бу эзәрлекләүләр аркасында берегезнең дә күңеле төшмәсен өчен (барыбызны да эзәрлекләү көткәне сезгә билгеле инде), сезне дәртләндерергә, иманыгызны ныгытырга дигән максат белән Мәсих турындагы Яхшы хәбәрне таратуда Аллаһының хезмәтчесе булган имандашыбыз Тимутәйне без яныгызга җибәрергә булдык, үзебез исә Афина шәһәрендә калдык.
4
Безне көткән эзәрлекләүләр турында әле яныгызда чакта ук әйткән идек, һәм, белгәнегезчә, шулай булып чыкты да.
5
Шул сәбәпле инде мин башкача түзеп тора алмадым, аздыручы сезне юлдан яздырмады микән, хезмәтебез бушка булмады микән дип, иманыгызның ныклыгын белергә теләп яныгызга Тимутәйне җибәрдем.
6
Тимутәй әлерәк кенә Тессалуникәдән кайтты, иманыгыз һәм мәхәббәтегез хакында куанычлы хәбәр җиткерде; безне яхшылык белән искә алуыгызны, без сезне күрергә теләгән кебек, сезнең дә күрешергә теләвегезне әйтте.
7
Шуңа күрә, имандашлар, без тарыган бәла-казаларга, эзәрлекләүләргә карамастан, иманыгызның ныклыгы турындагы хәбәрне ишетеп, күңелебез юанды.
8
Хакимебез Гайсәгә булган иманыгызда нык торуыгыз безгә яшәү дәрте өстәде.
9
Аллабыз алдында сез безгә китергән шатлыклар өчен Аңа нинди рәхмәтләр әйтик икән?
10
Сезнең белән күрешергә һәм иманыгызны ныгытырдай нәрсәләрне бирергә теләп, без көне-төне тырышып дога кылабыз.
11
Атабыз Аллаһы Үзе һәм Хакимебез Гайсә сезнең янга барыр юлыбызны турайтсын иде!
12
Сезгә булган мәхәббәтебез арткан кебек, Хакимебез сезнең дә бер-берегезгә һәм барлык кешеләргә булган мәхәббәтегезне арттырганнан-арттыра барсын!
13
Үзенең барлык изгеләре белән кабат килгән вакытта, Атабыз Аллаһы алдында сез керсез һәм изге булсын өчен, Хакимебез Гайсә сезнең йөрәкләрне ныгытсын!
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5