bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Thessalonians 5
1 Thessalonians 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
1
Бу хәлләрнең кайчан, ни вакытта булачагы турында язуның кирәге юк, имандашлар,
2
чөнки сез үзегез дә яхшы беләсез: Раббы көне, төнлә кергән карак сыман, көтмәгәндә килеп җитәчәк.
3
Кешеләр «бар да тыныч, имин!» дип йөргәндә, авырлы хатынның кинәт башланган тулгак газаплары кебек, һәлакәт гел көтмәгәндә килер – һәм беркем качып котыла алмас!
4
Ә сезгә ул Көн, карак кебек, көтмәгәндә килмәс, чөнки сез, имандашлар, караңгылыкта түгел.
5
Сез барыгыз да – яктылык балалары, көн балалары. Без төннеке яисә караңгылыкныкы түгел.
6
Шулай итеп, башкалар кебек йоклап ятмыйк, уяу һәм аек булыйк.
7
Йоклаучылар төнлә йоклый, сәрхушләр төнлә эчеп исерә.
8
Ә без, яктылык балалары булганга, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылу өметен тимер башлык итеп киик, аек булыйк.
9
Аллаһы безне Үзенең ачуына дучар итәр өчен түгел, ә бәлки Хакимебез Гайсә Мәсих аша без котылу алсын өчен билгеләп куйды.
10
Гайсә безнең өчен үлде; Ул кабат килгән көнне без исән яки үле булсак та, Аның белән бергә яшәячәкбез.
11
Шуңа күрә, хәзерге сыман, бер-берегезне һәрвакыт дәртләндереп, иманда ныгытып торыгыз.
12
Имандашлар, үтенеп сорыйбыз сездән: арагызда тырышып хезмәт башкаручыларны, Хакимебез исеменнән сезгә үгет-нәсыйхәт һәм юнәлеш бирүче кешеләрне хөрмәт итегез.
13
Хезмәтләре өчен аларга ихтирамлы булыгыз һәм аларны яратыгыз, үзара тату яшәгез.
14
Имандашлар, үтенәбез сездән: эшсез утыручыларны үгетләгез; кыюсызларның күңелләрен күтәрегез; рухы төшкәннәргә ярдәм кулы сузыгыз; бар кешегә карата түземле булыгыз.
15
Карагыз аны, берегез дә явызлыкка явызлык белән җавап кайтармасын, бер-берегезгә дә, башкаларга да игелекле булыгыз.
16
Күңелегез һәрчак шат булсын,
17
догадан өзелмәгез;
18
нинди хәлдә калсагыз да, Аллаһыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки сездән, Гайсә Мәсихнеке булган кешеләрдән, Аллаһы шуны көтә.
19
Күңелегездәге Рух ялкынын сүндермәгез,
20
пәйгамбәрлек сүзләренә кимсетеп карамагыз,
21
киресенчә, бар нәрсәне үзегез сынап-тикшерегез, игелекле булыгыз,
22
һәртөрле явызлыктан читтә йөрегез.
23
Хакимебез Гайсә Мәсих кабат килгән Көнгә рухыгыз, күңелегез һәм тәнегез саф-пакь булып саклансын өчен, тынычлык чыганагы булган Аллаһы сезне тулысынча изге итсен.
24
Сезне Чакыручы – ышанычлы, һәм Үзе вәгъдә иткәнне Ул җиренә җиткереп башкарачак.
25
Имандашлар, безнең өчен догада булыгыз.
26
Бар имандашларны изге үбү белән сәламләгез.
27
Хакимнең абруе белән таләп итәм: бу хатны барлык имандашларга укыгыз.
28
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте юлдашыгыз булсын!
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
All chapters:
1
2
3
4
5