bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Thessalonians 2
1 Thessalonians 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
1
Имандашлар, үзегез беләсез, сезнең янга килүебез файдасыз булмады.
2
Сезгә мәгълүм булганча, Филиппуйда кичергән газап-хурлыклардан соң без, көчле каршылыкларга карамастан, Аллаһының ярдәме белән кыю рәвештә сезгә Аның Яхшы хәбәрен җиткердек.
3
Безнең өйрәтүдә алдау да, яшерен ният тә, хәйлә дә юк иде.
4
Киресенчә, Аллаһы безне сынады һәм Үзенең Яхшы хәбәрен безгә ышанып тапшырды; һәм сөйләгәндә без кешеләргә түгел, ә бәлки йөрәкләребезне сынаучы Аллаһыга ярарга тырышабыз.
5
Белгәнегезчә, без беркайчан да ялагайланып яки үз файдабызны кайгыртып сөйләмәдек. Аллаһы моңа Үзе шаһиттыр.
6
Сездән дә, башкалардан да данлау көтмәдек без.
7
Мәсихнең рәсүлләре буларак, сездән ярдәм таләп итәргә хакыбыз бар иде, ләкин үзенең сабыйларын кайгырткан ана кебек, сезгә карата ягымлы булдык
8
һәм сезне шундый яраттык ки, сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең өчен гомеребезне бирергә дә әзер идек – безнең өчен сез әнә шундый кадерле кешеләргә әйләндегез.
9
Имандашлар, сездә Аллаһының Яхшы хәбәрен таратканда, сезгә авырлык китермәс өчен, безнең көне-төне арыганчы эшләвебезне хәтерлисез булыр.
10
Сезнең алда, ягъни иман итүчеләр алдында изге, тәкъва һәм кимчелексез булуыбызга сез дә, Аллаһы Үзе дә шаһит.
11
Ата кеше үз балаларына нинди мөгамәләдә булса, без дә һәрберегезгә карата шундый мөгамәләдә булдык, һәм сез бу турыда беләсез.
12
Без сезне үгетләдек, дәртләндердек, Үз Патшалыгын һәм данын уртаклашырга чакыручы Аллаһы күңеленә хуш килердәй итеп яшәргә өндәдек.
13
Әнә шуның өчен дә Аллаһыга һәрвакыт рәхмәтләр әйтәбез: бездән ишеткән Аллаһы сүзен сез кешедән килгән хәбәр итеп түгел, ә чынында ничек бар шулай итеп, ягъни сезгә, иман итүчеләргә, нык тәэсир ясаучы Аллаһы сүзе буларак кабул иттегез.
14
Сез, имандашлар, Яһүдиядә урнашкан, Гайсә Мәсихкә иман итүче Аллаһы бердәмлекләренә охшадыгыз: алар яһүдиләрдән җәфа чиккәндәй, сез дә үз милләттәшләрегездән җәфа чиктегез.
15
Яһүдиләр Хакимебез Гайсәне һәм пәйгамбәрләрне үтергәннәр, безне исә куып тараттылар. Алар Аллаһының да ризалыгын эзләмиләр, кешеләр белән дә дошманлашалар.
16
Котыла алсыннар иде дип, мәҗүсиләргә без Яхшы хәбәрне сөйләргә тырышабыз, ә яһүдиләр безгә комачаулык итә. Шундый эшләр кылып, алар үзләренең гөнаһларын арттыра бара. Аллаһының нәфрәте инде аларның баш өстендә!
17
Ә без, имандашлар, сезнең белән кыска вакытка аерылышсак та (йөрәкләребез белән түгел, әлбәттә), һәрдаим күрешү теләге белән яшәдек.
18
Шуңа күрә яныгызга барырга теләдек: мин, Паул, берничә тапкыр барырга омтылып карадым, ләкин шайтан һаман комачаулык кылды.
19
Хакимебез Гайсә кабат килгән көндә безнең өметебез, шатлыгыбыз һәм горурланачак таҗыбыз сездән башка тагын кем булсын?!
20
Әйе, сез – безнең даныбыз һәм шатлыгыбыз!
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5