bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
James 1
James 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
1
Аллаһының һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе Ягъкубтан – дөнья буйлап таралган унике ыругка сәлам!
2
Имандашларым, төрле сынауларга юлыксагыз, моны зур шатлык дип кабул итегез,
3
чөнки иманыгыз сыналганда, сезнең рухыгыз ныгый дип белегез.
4
Бер кимчелексез, һәр яктан өлгереп җиткән кеше булыр өчен, ныклыгыгыз һаман камилләшә барырга тиеш.
5
Әгәр берәрегездә зирәклек җитеп бетми икән, Аллаһыдан сорасын – һәм Ул бирер, чөнки Аллаһы бөтенесенә юмартлык белән, битәрләмичә өләшә.
6
Әмма ул кеше инанып, икеләнмичә сорасын, чөнки икеләнгән адәм әле бер якка, әле икенче якка җил куып йөрткән диңгез дулкынына охшый.
7
Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырга исәп тотмасын.
8
Икеләнүчән кешенең барлык гамәлләре тотрыксыз була бит.
9
Фәкыйрь имандашыбыз – Аллаһы тарафыннан югары күтәрелүе белән,
10
бай исә Аллаһы тарафыннан түбән төшерелүе белән горурлансын, чөнки бай кеше үзе дә, аның байлыгы да болын чәчәге кебек юкка чыгачак.
11
Кояш, калкып, үзенең көйдергеч эссесе белән үсемлекне корыта – аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай эш ыгы-зыгысында юкка чыгачак.
12
Сынауларга түзгән кеше бәхетле, чөнки ул, сынауларны узганнан соң, Аллаһы Үзен яратканнарга вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак.
13
Вәсвәсәгә төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки Аллаһыны вәсвәсәгә салып явызлык кылырга мәҗбүр итеп булмый, һәм Ул Үзе дә беркемне вәсвәсәгә салмый.
14
Һәркемне үзенең гөнаһлы теләкләре мавыктыра һәм ымсындыра.
15
Шуннан соң теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ, тәмам ныгыгач, үлемгә китерә.
16
Газиз имандашларым, алдамагыз үзегезне!
17
Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күктәге яктылыкларны бар иткән Атабыздан килә; Ул һичкайчан үзгәрмәс, үзгәреп торган күләгәгә дә охшамас.
18
Үзе бар иткәннәр арасында безнең беренче җимеш булуыбызны теләп, Ул Үз ихтыяры белән, хакыйкать сүзе ярдәмендә безгә тормыш бирде.
19
Газиз имандашларым, хәтерегездә тотыгыз: һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмасын,
20
чөнки ачулы кеше Аллаһы теләгән яхшы эшләрне башкармый.
21
Шуңа күрә һәртөрле әшәкелектән һәм киң таралган явызлыктан ваз кичеп, йөрәкләрегезгә чәчелгән Аллаһы сүзен күндәмлек белән кабул итегез – ул сүз җаннарыгызны коткарырга сәләтле.
22
Сүзне тыңлап кына калмагыз, аны үтәгез дә, юкса үз-үзегезне алдаган булып чыгасыз.
23
Аллаһы сүзен ишеткән, ләкин аны үтәмәгән һәркем үзен көзгедә күргән кешегә охшый:
24
ул үзенә карап тора да читкәрәк китү белән йөзенең ниндилеген шундук оныта.
25
Әмма Аллаһының азатлык китерә торган камил Канунын игътибар белән укыган һәм аңа тугры калган, ишеткәнен онытмыйча үтәгән кеше үзенең эшләрендә бәхетле булыр.
26
Кемдер үзен тәкъва дип саный, ләкин телен тыймый икән, ул үзен алдый гына, һәм аның тәкъвалыгы бернигә тормый.
27
Бәлагә тарыган ятимнәрне, тол хатыннарны кайгыртсагыз һәм үзегезне бу дөньяның бозыклыгыннан сакласагыз, сезнең тәкъвалык Атабыз Аллаһы каршында саф, керсез саналыр.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5