bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
James 2
James 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
1
Имандашларым, шөһрәтле Хакимебез Гайсә Мәсихкә инанучылар буларак, һәркемгә тигез карагыз.
2
Әйтик, җыелышыгызга затлы кием, алтын балдак кигән кеше һәм аның артыннан ук иске киемнән бер фәкыйрь керде ди.
3
Әгәр бай кием кигән кешегә күбрәк игътибар күрсәтеп: «Менә монда, түргәрәк утыр», – дисәгез, ә фәкыйрьгә: «Әнә тегендәрәк басып тор» яки «Аяк очыма утыр», – дип әйтсәгез,
4
сез, кеше аерып, яман ниятле хөкемче буласыз түгелме?
5
Тыңлагыз әле, газиз имандашларым! Аллаһы, иманнары бай булсын һәм Үзен яратканнар Патшалыкны мирас итеп алсын дип, дөнья күзендә ярлы булып күренгәннәрне сайламадымыни?
6
Сез исә фәкыйрьләрне кимсетәсез. Сезне җәберләүчеләр һәм хөкемгә тартучылар – байлар түгелмени?
7
Сез йөрткән исемне – Мәсихнең яхшы исемен яманлаучылар шулар түгелме соң?
8
Язмада «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дип әйтелгән. Әгәр сез Аллаһы Патшалыгы канунындагы шушы әмерне үтисез икән, дөрес эшлисез.
9
Ләкин һәркемгә тигез карамасагыз, гөнаһ кыласыз һәм Канун сезне җинаятьчеләр итеп күрсәтә.
10
Кемдер, Канунны тулысынча үтәп, аның бер генә таләбен бозса да, бөтен Канунны бозуда гаепле.
11
Чөнки «зина кылма» дип әйткән Аллаһы шулай ук «үтермә» дип тә әйткән. Шулай итеп, зина кылмасаң, ләкин үтерсәң, син Канунны бозучы буласың.
12
Шуның өчен, сөйләшкәндә һәм гамәл кылганда, азатлык бирүче Канун буенча хөкем ителәсегезне онытмагыз.
13
Шәфкать күрсәтмәгәннәргә хөкем шәфкатьсез булыр. Шәфкатьлелек исә хөкемнән өстен тора!
14
Имандашларым, әгәр кем дә булса: «Мин иман итәм», – дип әйтә, ләкин гамәлләре белән моны расламый икән, моннан ни файда? Андый иман аны коткара аламы?
15
Әгәр имандаш ир-ат яки хатын-кыз кием-салымга, ризыкка мохтаҗ булып, арадан кайсыгыздыр аларга:
16
«Исән-имин йөрегез. Җылыныгыз һәм туйганчы ашагыз», – дип әйтә, әмма җан асрар өчен кирәк булган нәрсәләрне бирми икән, бу сүзләрдән ни файда?
17
Иман да шулай: гамәлдән башка ул үледер.
18
Бәлки, кемдер: «Синдә – иман, ә миндә яхшы эшләр бар», – дип әйтер. Син миңа үзеңнең иманыңны гамәлләрдән башка күрсәт, ә мин сиңа үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен!
19
Син Аллаһының бер булуына ышанасың. Яхшы! Моңа хәтта җеннәр дә ышана һәм куркудан калтырап тора.
20
И акылсыз адәм! Хәерле гамәлләр кылмаганда иманның файдасыз булуын белмисеңмени?
21
Атабыз Ибраһим, улы Исхакны корбан китерү урынына яткырып, Аллаһы алдында үзенең шушы гамәле белән акланмаганмы?
22
Күрәсеңме, аның иманы һәм гамәлләре бер-берсенә аерылгысыз бәйләнгән, һәм шул гамәлләре аша аның иманы камилләшкән.
23
Шулай итеп, Язмадагы «Ибраһим Аллаһыга ышанды, һәм моның белән тәкъва булып саналды» дигән сүзләр тормышка ашты; һәм Ибраһим «Аллаһының дусты» дип аталды.
24
Күргәнегезчә, кеше иман белән генә түгел, бәлки кылган гамәлләре белән Аллаһы тарафыннан аклана.
25
Үз өендә шымчыларны сыендырган һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм иткән фахишә Рәхәб тә кылган гамәлләренә карап Аллаһы тарафыннан акланмаганмыни?
26
Шулай итеп, җансыз тән үле булган кебек, яхшы гамәлләрдән башка иман да үледер.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5