bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
James 4
James 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
1
Сезнең арада дошманлык һәм ызгыш-талаш кайдан килә? Күңелегездә бер-берсе белән көрәшеп яшәгән көчле теләкләрдән килеп чыкмыймы алар?
2
Сез нәрсәдер телисез, ләкин аны ала алмыйсыз һәм шуның өчен үтерәсез; нәрсәгәдер ирешергә омтыласыз, ләкин теләгегез гамәлгә ашмый, шуңа күрә арагызда ызгыш-талаш килеп чыга да сугышып китәсез. Аллаһыдан сорамаганга, теләгәнегезне ала алмыйсыз.
3
Сорап та ала алмыйсыз, чөнки үзегезгә ләззәт өчен, начар ният белән сорыйсыз.
4
И Аллаһыга тугры булмаган адәмнәр, гөнаһлы дөнья белән дуслашу – Аллаһыга каршы дошманлык икәнне белмисезмени? Шулай итеп, дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була.
5
Язмадагы «безгә иңдергән рухны Аллаһы нык ярата» дигән сүзләр юкка әйтелгән дип уйлыйсызмы?
6
Әмма Аллаһы бирә торган мәрхәмәт тагын да зуррак. Әнә шуңа күрә Язмада: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, ә тыйнак-күндәмнәргә мәрхәмәтен бирә», – дип әйтелгән.
7
Шулай икән, үзегезне Аллаһыга буйсындырыгыз. Иблискә каршылык күрсәтегез, һәм ул сездән качар.
8
Аллаһыга якынаегыз, шунда Ул да сезгә якынаер. Әй гөнаһлылар, кулларыгызны юыгыз! Әй икейөзлеләр, йөрәкләрегезне пакьләндерегез!
9
Кайгыга калыгыз, күз яшьләре түгегез, үкереп елагыз! Көлүегез – хәсрәтләнүгә, шатлыгыгыз моң-зарга әйләнсен.
10
Раббы алдында буйсынучан булыгыз, һәм Ул сезне югары күтәрер.
11
Имандашларым, бер-берегезнең яманатын сатмагыз. Имандашының яманатын саткан яки аны гаепләгән кеше Канунның яманатын сата һәм аны гаепли. Әгәр Канунны гаеплисең икән, син – Канунны үтәүче түгел, ә бәлки аны хөкем итүче.
12
Канунны Чыгаручы һәм Хөкемче бары тик бер генә – Ул гына коткара һәм һәлак итә ала. Шулай булгач, башкаларны гаепләргә кем соң әле син?
13
«Бүген яки иртәгә без фәлән шәһәргә китәрбез һәм ел буе анда яшәп сату итәрбез, зур табыш алырбыз», – дип сөйләүчеләр, хәзер сез тыңлагыз.
14
Сез хәтта иртәгә тормышыгызда нәрсә буласын белмисез. Кыска вакытка күренеп алып, аннары юкка чыгучы томан кебек сез.
15
«Раббы насыйп итсә, без исән булырбыз һәм моны яки тегене эшләрбез», – дип әйтәсе урында
16
сез, тәкәбберләнеп, масаясыз, ә андый масаю – яманлык ул.
17
Шулай итеп, яхшылык эшләргә тиешлеген белеп тә, аны эшләмәгән кеше гөнаһ кыла.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5