bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
James 5
James 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
1
Байлар, ә хәзер сезгә әйтәм! Өстегезгә бәла-каза ябырылып килә – үкереп елагыз!
2
Сезнең байлыгыгыз черегән, киемнәрегезне көя ашаган.
3
Алтын-көмешегез тутыккан. Бу тутык сезгә каршы дәлил булыр һәм тәнегезне уттай ашар. Байлыкны сез соңгы көнегезгә дип тупладыгыз.
4
Басуларыгызда уңыш җыйган эшчеләргә сез түләп бетермәгән хезмәт хакы сөрән сала – уракчыларның ачы тавышы Күкләр Хуҗасы Раббының колагына барып иреште.
5
Җир йөзендә сез ләззәт кичереп, кәеф-сафа корып яшәдегез, үзегезне корбан көненә симерттегез.
6
Гаепсезне хөкем итеп үтердегез, ул исә сезгә каршылык күрсәтмәде.
7
Имандашлар, Хакимебез Гайсә кайтканчыга кадәр сабыр булыгыз. Җирнең кадерле уңыш бирүен көткән игенчегә карагыз: көзге һәм язгы яңгырларны нинди сабырлык белән көтә ул.
8
Сез дә шулай сабыр булыгыз, күңелегезне ныгытыгыз, чөнки Хуҗа-Хакимебез киләсе көн якын.
9
Имандашлар, Аллаһы сезне хөкем итмәсен өчен, бер-берегездән зарланмагыз: Хөкемче инде ишек төбендә тора.
10
Имандашлар, Раббы исеменнән сөйләгән, газап чиккәндә зур түземлек күрсәткән пәйгамбәрләрдән үрнәк алыгыз.
11
Түземлек күрсәткәннәрне без бәхетле дип атыйбыз. Сез Әюбнең түземлеге турында ишеттегез, Раббының ахырда аңа кылган яхшылыклары турында да беләсез, чөнки Раббы гаять шәфкатьле һәм рәхимле.
12
Бөтенесеннән бигрәк, имандашларым, күк белән дә, җир белән дә, бүтән нәрсә белән дә ант итмәгез. Аллаһы хөкеменә юлыкмас өчен, сезнең «әйе» дигән сүзегез – «әйе», «юк» дигәнегез – «юк» булсын.
13
Берәрегез газап чигә икән, дога кылсын. Кемнеңдер күңеле күтәренке булса, Аллаһыга мактау җыры җырласын.
14
Арагызда кемдер авырый икән, иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәрен чакырсын, һәм алар, Хуҗа-Хаким исеме белән аңа зәйтүн мае сөртеп, аның өчен дога кылсыннар.
15
Иман белән кылынган дога авыру адәмне сәламәтләндерер, һәм Хуҗа-Хакимебез аны аякка бастырыр. Әгәр авыру адәм гөнаһ кылган булса, Аллаһы аны кичерер.
16
Шулай итеп, савыгу өчен бер-берегез алдында гөнаһларыгызны таныгыз һәм бер-берегез өчен дога кылыгыз. Тәкъва кешенең догасы зур куәткә ия.
17
Ильяс безнең кебек үк кеше булган. Яңгыр яумасын өчен, ул тырышлык белән дога кылган һәм җиргә өч ел ярым яңгыр яумаган.
18
Соңыннан ул тагын дога кылган, һәм күк яңгыр җибәргән, җир үзенең җимешләрен үстергән.
19
Имандашларым, әгәр сезнең берәрегез хакыйкатьтән читләшеп, икенчегез аны хакыйкать кочагына кире кайтарса,
20
белегез: гөнаһлыны ялган юлдан кайтаручы кеше бу гөнаһлының җанын үлемнән коткарыр һәм күп гөнаһларны юкка чыгарыр.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
All chapters:
1
2
3
4
5