bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
James 3
James 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 4 →
1
Имандашларым, бөтенегез дә остаз булырга омтылмагыз. Үзегез дә беләсез: өйрәтүче буларак, без башкаларга караганда катырак хөкемгә дучар булачакбыз.
2
Без барыбыз да төрлечә абынабыз бит. Сүзендә абынмаган кеше – камил, ул үзенең тәнен дә тыя ала.
3
Буйсындырыр өчен без атларга авызлык кидерәбез һәм шулай итеп аларның гәүдәләре белән идарә итә алабыз.
4
Мисал итеп корабларны алыйк: никадәр зур булсалар да, аларны нинди көчле җилләр куып йөртсә дә, корабтагы койрыкчы кечкенә генә койрык ишкәге ярдәмендә аны теләгән якка бора ала.
5
Тел дә шулай ук – гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы булса да, чамасыз мактана. Урмандагы зур янгын да кечкенә генә очкыннан башланып китә.
6
Тел дә – ут. Тәнебезнең әгъзалары арасында ул – яманлык дөньясы, ул бөтен тәнебезне нәҗесли һәм бар тормышыбызны янгынга чорный, аның үзен исә җәһәннәм уты кабызып җибәрә.
7
Һәртөрле җанварларны, кошларны, сөйрәлүчеләрне, диңгез хайваннарын буйсындырып була, һәм кеше аларны буйсындырды да инде.
8
Ләкин телне беркем буйсындыра алмый: ул тыелгысыз, усал һәм зәһәр агу белән тулы.
9
Тел белән Атабыз Раббыны данлыйбыз, шул ук тел белән Аллаһыга охшатып яратылган кешеләрне каргыйбыз –
10
бер үк авыздан данлау да, каргыш та чыга. Имандашларым, алай булырга тиеш түгел!
11
Бер үк чишмәдән төче һәм тозлы су чыгамыни?
12
Имандашларым, инҗир агачында зәйтүн җимеше, ә йөзем сабагында инҗир үсәмени? Тозлы чишмә дә төче су бирә алмый.
13
Арагызда зирәк, акыллы адәмнәр бар икән, үзләренең үрнәк булырдай яшәү рәвеше, басынкылыгы һәм акыл белән кылган гамәлләре аша моны расласыннар.
14
Әмма йөрәгегезне ачы көнчелек һәм мин-минлек биләсә, масаймагыз һәм ялганыгыз белән хакыйкатьне бозмагыз.
15
Андый зирәклек югарыдан түгел, ул – дөньядан; рухи түгел, җеннәрдән килә.
16
Кайда көнчелек һәм мин-минлек, шунда таркаулык, һәртөрле яман эш хөкем сөрә.
17
Ә югарыдан килгән зирәклек иң элек саф, шулай ук тыныч, тыйнак, тыңлаучан була, шәфкать һәм игелекле эшләр белән тулы, кешеләрне тигез күрә һәм икейөзле түгел.
18
Тәкъвалык орлыгын тынычлыкта чәчәләр, һәм ул орлык иминлек саклаучыларга уңыш китерә.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5