bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Timothy 1
1 Timothy 1
Tatar 2025 (Инҗил)
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 2 →
1
Коткаручыбыз Аллаһының һәм өметебез Гайсә Мәсихнең әмере белән Гайсә Мәсих рәсүле булган Паулдан имандаш углым Тимутәйгә сәлам! Сиңа Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән мәрхәмәт, шәфкать һәм иминлек ирешсен!
3
Македуниягә киткән чагымда мин синнән, Эфестә калып, кайбер адәмнәрне ялган тәгълимат таратудан, юк-бар сүз сөйләүдән һәм очы-кырые булмаган шәҗәрәләрдә казынудан тыюыңны үтенгән идем. Бу нәрсәләр бәхәсләр генә тудыра һәм Аллаһы ниятен иман аша гамәлгә ашырырга комачаулый.
5
Кушканнарымның максаты исә – имандашларда чын йөрәктән һәм саф вөҗданнан, риясыз иманнан килгән мәхәббәт тәрбияләүдер.
6
Канун укытучылары булырга теләгән кайберәүләр, бу нәрсәләрдән читләшеп, үзләре сөйләгәнне һәм раслаганны аңламаган хәлдә буш сүзләр сөйли башлады.
8
Дөрес кулланганда Канунның яхшы нәрсә икәнен без беләбез.
9
Шуны да беләбез: Канун тәкъва кешеләр өчен түгел, канунсызлар һәм буйсынмаучылар, имансызлар һәм гөнаһлылар, Аллаһыны да, изге нәрсәләрне дә ихтирам итмәүчеләр, ата-анасына кул күтәрүчеләр һәм кеше үтерүчеләр өчен,
10
азып-тузып йөрүчеләр, ирләр белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр, кеше белән сату итүчеләр, алдакчылар, ялган шаһитлар һәм хак тәгълиматка каршы килүчеләр өчен чыгарылган.
11
Шөһрәтле Аллаһының бөеклеге турындагы хәбәр – миңа ышанып тапшырылган Яхшы хәбәр – шулай дип өйрәтә.
12
Элек мин көфер сүз сөйләп, иман китергән адәмнәрне эзәрлекләп йөргән дорфа бер кеше булсам да, мине ышанычлыга санап Үзенең хезмәтенә билгеләгән, көч биргән Хакимебез Гайсә Мәсихкә рәхмәт! Аллаһы миңа шәфкать күрсәтте, чөнки бу гамәлләрне мин томана һәм имансыз булганга кылдым.
14
Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте исә Ул алып килгән иман һәм мәхәббәт белән миңа мул итеп бирелде.
15
Гайсә Мәсих дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде, дигән сүз хак һәм кабул итүгә тулысынча лаеклы; шул гөнаһлы бәндәләр арасында мин иң гөнаһлысымын.
16
Ләкин Гайсә Мәсих бар сабырлыгын минем мисалда – гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, миңа шәфкать кылынды. Шуның белән Ул Үзенә иман итәчәк һәм мәңгелек тормыш алачак кешеләргә мине үрнәк итте.
17
Мәңгелек Патшага, үлемсез, күзгә күренмәс бердәнбер Аллаһыга мәңгедән-мәңгегә хөрмәт һәм дан булсын! Амин.
18
Тимутәй углым, синең хакта элегрәк әйтелгән пәйгамбәрлек сүзләрен истә тотып, мин сиңа менә мондый бурыч тапшырам: шул сүзләргә таянып, иманыңны, саф намусыңны сакла һәм чын сугышчы кебек көрәш алып бар. Кайберәүләр исә, вөҗданы кушканны кире кагып, иманнарын һәлакәткә дучар иттеләр:
20
Һүменәй белән Искәндәр дә шулар арасында; көфер сүз сөйләүдән тыелырга өйрәнсеннәр дип, мин аларны шайтан кулына тапшырдым.
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 2 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6