bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Timothy 2
1 Timothy 2
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 3 →
1
Иң элек шуны үтенәм: Аллаһыга хөрмәт күрсәтеп һәм сафлыкта тыныч-имин тормыш итәргә мөмкинлегебез булсын өчен, барлык кешеләр хакына, шулай ук патшалар, хакимият җитәкчеләре хакына гозер-үтенечләрегезне, рәхмәт сүзләрегезне әйтеп дога кылыгыз.
3
Бу гамәл Коткаручыбыз Аллаһы каршында яхшы һәм мәгъкуль.
4
Ул барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне танып белүен тели.
5
Аллаһы бер, Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы да бер, ул Кеше – Гайсә Мәсих. Бар кешене коткарыр өчен Ул Үзенең гомерен бирде, – вакыт җиткәнне белдерүче билге булды бу.
7
Аллаһы исә мине шушы хәбәрнең вәгазьчесе, рәсүле, мәҗүсиләрне иманга һәм хакыйкатькә өйрәтүче остаз итеп билгеләде. Мин дөресен сөйлим, ялганламыйм.
8
Инде шуны телим: ирләр ярсымыйча һәм бәхәсләшмичә, чиста-саф ният белән һәр җирдә кулларын күтәреп дога кылсыннар.
9
Хатын-кызлар исә әдәп саклап, тыйнак һәм килешле итеп киенсеннәр; чәчләрен төрлечә үреп, үзләрен энҗе-алтын, затлы кием белән түгел,
10
ә игелекле эшләр белән бизәсеннәр. Үзләрен Аллаһыга багышлаган хатыннар нәкъ шулай эшләргә тиешләр.
11
Хатын-кыз күндәмлек белән, тавыш-тынсыз гына өйрәнсен.
12
Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә, аның өстеннән баш булырга рөхсәт итмим, ул сүзсез булсын.
13
Башта Адәм, аннан соң гына Һава яратылган ич.
14
Аннары бит Адәм алданмаган, хатын-кыз, алданып, әмерне бозган,
15
әмма иман һәм мәхәббәт белән яшәп, күңеле изгелектә, яхшылыкта булса, ана вазифасын үтәп ул котылу табачак.
← Chapter 1
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 3 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6