bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Timothy 5
1 Timothy 5
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 6 →
1
Өлкән яшьтәге ирләр белән тупас сөйләшмә, аларга – атаңа кебек, үзеңнән кечерәк ир-егетләргә – кардәшеңә кебек,
2
өлкән хатын-кызларга – анаңа кебек, яшьрәкләренә – кыз туганнарыңа кебек, сафлык белән үгет-нәсыйхәт бир.
3
Ялгыз калган тол хатыннарга хөрмәт күрсәт;
4
әгәр тол хатынның балалары яки оныклары булса, алар, әүвәл үзләренең гаиләсен һәм ата-анасын кайгыртып, иманнарын гамәлдә күрсәтергә өйрәнсеннәр, чөнки Аллаһы шуны тели.
5
Ялгыз калган тол хатын, бар өметен Аллаһыга баглап, Аңардан ярдәм сорап көннәрен һәм төннәрен догада уздыра.
6
Әмма кәеф-сафа корып яши торганнарын тере көе үле дип санарга мөмкин.
7
Тол хатыннарның тормышлары тел тидермәслек булсын өчен, югарыда әйтелгәннәрнең үтәлүен таләп ит.
8
Әгәр берәү кардәш-ыруын, бигрәк тә үзенең гаиләсен кайгыртмый икән, ул, димәк, иманыннан ваз кичкән, ул – имансыз кешедән дә яманрак.
9
Бердәмлектәге толлар исемлегенә алтмыш яше тулган һәм бер генә тапкыр кияүдә булган хатыннарны керт.
10
Ул үзенең игелекле эшләре белән танылган, бала тәрбияләп үстергән, кунакчыллык күрсәткән, мосафир имандашларының аякларын юган, авырлыкка тарыганнарга ярдәм кулы сузган, яхшылыклар кылырга әзер торган хатын булырга тиеш.
11
Яшь тол хатыннарны исә исемлеккә кертмә, чөнки алар, җенси теләккә бирелеп, үзләрен Мәсихкә багышлаудан туктыйлар һәм тагын кияүгә чыгарга телиләр;
12
шул рәвешле, элегрәк биргән вәгъдәләрен бозып, үзләрен хөкемгә дучар итәләр.
13
Шуның өстенә алар, ялкаулыкка салынып, вакытларын бушка уздырырга, өй борынча йөреп гайбәт сатарга, кеше эшенә тыгылырга, кирәкмәгән нәрсә сөйләргә ияләшеп китәләр.
14
Шуңа күрә, яманатын сатарга дошманнарга һичнинди сәбәп бирмәс өчен, яшь тол хатыннарның кияүгә чыгуын, балалар тудыруын, хуҗалыкны каравын телим мин,
15
чөнки андый хатыннарның кайберләре, дөрес юлдан читкә борылып, шайтан юлына басты инде.
16
Әгәр иман итүче ниндидер бер хатынның тол калган кардәше булса, шул кардәшенә ул үзе ярдәм итсен, ялгыз тол хатыннарны кайгыртырга тиешле бердәмлеккә өстәмә мәшәкать тудырмасын.
17
Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәр, бигрәк тә Аллаһы сүзен белдерүдә һәм өйрәтүдә авыр эш башкаручылар хөрмәткә һәм хезмәт хакы алырга лаек.
18
Язмада «ашлык суга торган үгезнең авызын бәйләп куйма» һәм «эшләгән кеше хезмәт хакына лаек» дип әйтелә бит.
19
Бердәмлек өлкәненә карата гаепләү булса, ике яки өч шаһитсыз кабул итмә.
20
Гөнаһ кылучыларны исә, башкалар да куркып торсын өчен, барысы алдында фаш ит.
21
Аллаһы алдында, Гайсә Мәсих һәм сайлап алынган фәрештәләр алдында үтенеп сорыйм: әйтелгән күрсәтмәләремне гаделлек белән үтә, беркемгә дә өстенлек бирмә.
22
Кемнеңдер гөнаһында катнашың булмасын өчен, берәүгә дә ашыгычлык белән кулларыңны куярга ашыкма, үзеңне пакьлектә сакла.
23
Суны үзен генә эчмә, ашказаныңны саклар һәм еш авырмас өчен бераз шәраб та эч.
24
Кайбер кешеләрнең гөнаһлары билгеле инде, ә кайберләренеке хөкем көнендә ачылыр.
25
Игелекле эшләр дә шулай ук: аларның кайберләре шундук күренә, башкалары исә соңрак беленер.
← Chapter 4
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 6 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6