bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Timothy 3
1 Timothy 3
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 4 →
1
Иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга ниятләгән кешенең әлеге теләге – изге, дигән сүз хактыр.
2
Әмма җитәкче кеше тел тидермәслек абруйлы, бер генә хатынның ире, тотнаклы, төпле акыллы, ихтирам казанган, кунакчыл, яхшы остаз булырга тиеш;
3
ул эчеп йөрмәсен, сугыш чукмары да, акча колы да булмасын, кешеләр белән мөгамәләдә йомшак, ипле булсын;
4
үзенең гаиләсе белән оста идарә итсен, балаларын тыңлаучан, ихтирамлы итеп тәрбияләсен.
5
Әгәр ул үз йорты белән идарә итә белмәсә, Аллаһы бердәмлеген ничек кайгырта алыр соң?
6
Җитәкче кеше, шулай ук, иманга әлерәк кенә килгәннәр арасыннан булмасын, югыйсә, масаеп китеп, иблис кебек үк хөкемгә дучар булырга мөмкин.
7
Хурлыкка һәм иблис тозагына төшмәс өчен, бердәмлектән читтә булган кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш.
8
Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә хөрмәткә лаек, эчкерсез, хәмергә, акчага битараф,
9
иманыбызның серле асылын саф намус белән саклаучы кешеләр булсын.
10
Аларны башта сынап карасыннар, әгәр кимчелекләрен тапмасалар, ярдәмче хезмәтен башкарсыннар.
11
Шулай ук хатыннары да ихтирамга лаек, гайбәт сөйми, тотнаклы, һәр яктан ышанычлы кешеләр булсын.
12
Бердәмлек ярдәмчесе бер генә хатынлы, балалары һәм үзенең йорты белән яхшы идарә итүче булырга тиеш;
13
чөнки үз хезмәтен әйбәт башкаручылар дәрәҗә казаналар һәм Гайсә Мәсихкә булган иманнары турында зур кыюлык белән сөйли алалар.
14
Мин моны тиздән яныңа килеремә өметләнеп язам;
15
әгәр тоткарлана калсам, хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булган мәңге тере Аллаһы бердәмлегендә, ягъни Аллаһы йортында син үзеңне ничек тотарга кирәклеген белсен дип хәбәр итәм.
16
Иманыбыз серенең бөеклеге бәхәссез: Ул кеше буларак пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип белдерелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, шөһрәт эчендә күкләргә алынды.
← Chapter 2
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 4 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6