bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Timothy 4
1 Timothy 4
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 5 →
1
Изге Рух ачык әйтә: заман соңында кайберәүләр, ялган рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр.
2
Мондый өйрәтүләр вөҗданнарын җуйган икейөзле ялганчылардан килер.
3
Алар өйләнешүне тыя, кайсыбер ризыкларны ашамаска куша. Әмма Аллаһы бит ризыкны иман итүчеләр һәм хакыйкатьне белүчеләр шөкер әйтеп кабул итсеннәр өчен булдырган.
4
Аллаһы яраткан һәрнәрсә яхшы һәм, шөкер әйтеп кабул ителә икән, кире кагылырга тиеш түгел,
5
чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога белән изге кылына.
6
Иман сүзләре һәм үзең ияргән яхшы тәгълимат белән баеп, бу нәсыйхәтләрне имандашларга өйрәтсәң, Гайсә Мәсихнең яхшы хезмәтчесе булырсың.
7
Корткаларның имеш-мимешләреннән ерак йөр, чөнки аларның буш сүзләрендә Аллаһы турындагы хакыйкать юк; үзеңне ихлас күңелдән Аллаһыга табынырга күнектер.
8
Тән күнекмәләренең файдасы аз, ә инде ихлас күңелдән табыну һәр яктан файдалы, чөнки ул хәзер дә, киләчәктә дә тормыш бүләк итә, –
9
бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаек.
10
Шуның өчен без тырышып хезмәт итәбез һәм көрәш алып барабыз, чөнки бар кешене, бигрәк тә иман юлындагыларны коткаручы тере Аллаһыга өмет баглыйбыз.
11
Башкаларны да шуңа өйрәт һәм шуның үтәлүен таләп ит.
12
Яшь булсаң да, беркем сиңа түбәнсетеп карарга базмасын; сүздә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләр өчен үрнәк бул.
13
Мин килгәнче, иман итүчеләр бердәмлегендә Язманы кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир, өйрәт.
14
Бердәмлек өлкәннәре башыңа кулларын куйганда пәйгамбәрлек буенча сиңа бирелгән рухи сәләтеңне игътибарсыз калдырма.
15
Уңышларың һәркемгә ачык күренсен өчен, хезмәтеңне күңел биреп башкар, үзеңне тулысынча шуңа багышла.
16
Үзеңә һәм нәрсә өйрәтүеңә һәрчак игътибарлы бул – шуларны тайпылмыйча башкар; шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың.
← Chapter 3
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
Chapter 5 →
All chapters:
1
2
3
4
5
6