bible
ra
🌐 Language
English
Español
Français
Deutsch
Português
Italiano
Nederlands
Русский
中文
日本語
한국어
العربية
Türkçe
Tiếng Việt
ไทย
Indonesia
All Languages
Home
/
Tatar
/
Tatar 2025 (Инҗил)
/
1 Timothy 6
1 Timothy 6
Tatar 2025 (Инҗил)
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
1
Кол имандашларыбыз үзләренең хуҗаларын хөрмәт итсеннәр, шул чагында кешеләр Аллаһы исемен һәм безнең тәгълиматны хурламаслар.
2
Хуҗалары иманлы булган очракта коллар, без бит имандашлар дип, хуҗалары янында үзләрен илтифатсыз тотмасыннар, киресенчә, тагын да тырышыбрак хезмәт итсеннәр, чөнки аларның хезмәтеннән файда алучы хуҗалары – ышанычлы һәм кадерле имандашларыдыр. Кешеләрне менә шуңа өйрәт, нәсыйхәт ит.
3
Әгәр кем дә булса башка бер нәрсәгә өйрәтеп, Хакимебез Гайсә Мәсихнең хак сүзләре, иманыбызга туры килгән тәгълимат белән килешми икән,
4
ул – тәкәббер, берни аңламый торган, бәхәсләшү һәм сүз көрәштерү чире йоккан бер кешедер; аның сүзләре көнчелек, низаг, хурлау, мәкерле шикләнү,
5
бозык фикерле һәм хакыйкатьтән ерак йөргән кешеләр арасында каршылык тудыра; андыйлар өчен Аллаһыга табыну – жиңел табыш алу ысулы гына.
6
Әгәр кеше бары белән канәгать икән, Аллаһыга иман итү – чынлап та, зур табыш ул.
7
Без дөньяга үзебез белән берни алып килмәдек, аңардан һичнәрсә алып та китә алмабыз.
8
Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз бар икән, шуңа канәгать булыйк.
9
Ә инде баерга теләүчеләр, вәсвәсәгә бирелеп, кешеләрне бәхетсезлеккә һәм һәлакәткә китерүче мәгънәсез, зарарлы, бихисап күп теләкләренең тозагына төшә.
10
Бар явызлыкның башы – акчага хирыслык. Акча артыннан куып, иман юлыннан язган һәм үзләрен күп кайгыларга дучар иткән кешеләр аз түгел.
11
Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм тәкъвалыкка, Аллаһы күңеленә хуш килгән гамәлләр кылырга, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл.
12
Иман юлында үз-үзеңне кызганмыйча көрәшеп, мәңгелек тормышка ия бул. Аллаһы сине шуңа чакырды, һәм син күп шаһитлар алдында иманыңны ачыктан-ачык белдердең.
13
Бар тереклеккә гомер биргән Аллаһы алдында һәм Понти Пилатка ачыктан-ачык шаһитлык иткән Гайсә Мәсих алдында синнән шуны таләп итәм:
14
Хакимебез Гайсә Мәсих кабат килгәнгә кадәр бу әмеремне тел тидермәслек һәм кимчелексез итеп башкар.
15
Шөһрәтле һәм бердәнбер Хөкемдар, патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хакиме, бердәнбер үлемсез Зат, якын килә алмаслык яктылыкта торучы, бер кеше дә күрмәгән һәм күрүе мөмкин дә булмаган Аллаһы, вакыты җиткәч, Мәсихне күрсәтәчәк. Аллаһыга хөрмәт һәм мәңгелек хакимлек! Амин.
17
Бу дөньяның байларын кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм өметләрен ышанычсыз байлыкка түгел, хозурланып яшәр өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга багласыннар.
18
Алар яхшылык кылсын, игелекле эшләре белән бай булсын, юмартлык күрсәтеп, үзләрендә булганны башкалар белән бүлешергә әзер торсын.
19
Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү өчен алар киләчәккә ныклы нигез булырлык хәзинә туплар.
20
Тимутәй, сиңа ышанып тапшырылганны сакла, Аллаһы күңеленә хуш килмәгән буш сүзләрдән, урынсызга «гыйлем» дип аталып та, дөреслеккә туры килмәгән нәрсәләрдән читтә тор.
21
Кайберәүләр шуңа бирелеп иман юлыннан читләште инде. Аллаһы мәрхәмәте сезгә юлдаш булсын!
← Chapter 5
Jump to:
Chapter 1
Chapter 2
Chapter 3
Chapter 4
Chapter 5
Chapter 6
All chapters:
1
2
3
4
5
6